Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы узды
.
Утырышны район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.
Контроль-хисап палатасының 2021 елда эшчәнлеге турында аның рәисе Наталья Сәлимова, 2021 елда район һәм шәһәр бюджетлары үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгыш ясады.
Сессиядә шулай ук 2022 елга район һәм шәһәр бюджетлары турында район һәм шәһәр Советлары карарларына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды.
Депутатлар бертавыштан контроль-хисап палатасы рәисе итеп кабаттан 5 елга Наталья Сәлимованы сайладылар.
Нет комментариев