Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда район музей семинары узды

20 ноября 2023, 14:16

112

0

0

9 ноябрьдә Мәдәни үзәктә «Халык кәсепләре: туку, йон басу, чигү» исемле семинар үткәрелде

Керү белән кунакларны төрледән-төрле кул эшләнмәләре күргәзмәсе каршылады.

–  Горурлыгыбыз — Актүбә уенчыгы, Азнакай курчагы безнең символлар булып торса, бүгенге көндә төрле кул эшләрен — йоннан, күннән, пыяладан ясалганнарын да, бүтән төрле материаллардан тукымалар, коверлар һәм башкаларын карап чыгып, шушы хәтлек осталарыбыз барлыгына күңел сөенде, — ди район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин.


Төрле яклардан осталар үзләренең күз явын алырлык эшләнмәләрен теләк булганнарга сатып алуга тәкъдим иттеләр, һәрберсендә күңел җылысы һәм зур тырышлык сизелә.

–  Республикабызга күз салсак, мәсәлән, Кукмара районы — үзенең итекләре, Алексеевск — тукыган сөлгеләре, Арча – читекләре, ә Азнакай районы, элек-электән, үзенең тукыган коверлары белән дан тоткан. Бүгенге көндә Азнакай шәһәренең Туган якны өйрәнү музее, туку станокларын кайтартып, туку эшен башлап җибәрде. Мәктәпләребездә, балалар бакчаларыбызда да әлеге станоклар бар. Күп кенә азнакайлылар шушы туку сәнгатен кире кайтару өлкәсендә зур гына эш алып баралар. Бүгенге көндә кул эшләренең башка күп төрләре белән шөгыльләнүчеләр арта бара, — ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.


Эшмәкәр, бакчачы Әлфия Хәлимова йон басу кебек сирәк шөгыльгә ничек килүен сөйләде:

—  Мин һәрвакыт тегә һәм бәйли идем. Бер яңа төр шөгыль теләге булды, һәм берзаман киез эшләнмәгә тап булдым. Ул эшләнмә бер җөйсез йоннан басылуы һәм шуның өстенә рәсемле булуы белән мине бик гаҗәпләндерде. Интернетта карый башлагачтын, мин кызыксынып киттем: брошьтан алып, пәлтәсенә хәтле йоннан әйберләр ясап була икән. Аның 2 ысулы бар: коры әвәләү һәм юеш әвәләү. Мин юеш әвәләү юлы белән эшлим, чөнки алай нәтиҗәне тизрәк күрәсең. Бу шөгыль белән мин шактый күп эшләнмәләрне барлыкка китердем, аларны Казанга, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка озаттым, гомумән, Россия буйлап таралдылар. Шушы хезмәт җимешләрен бүләк итеп тә, сатып та бетерәм, хәтта күргәзмәгә куярга калмый, шулхәтле кешеләр аларны яратып алалар.


Семинарның төп өлешендә Яр Чаллы шәһәренең «Кызыл тау» мәдәният үзәге»нең «Ладья» халык традицияләренең гаилә клубы» җитәкчесе Светлана Прокопьева, Әлмәт районы Түбән Абдул авылының «Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхов авылы тарихы музее» директоры Мәдинә Газизова, Әлмәт районы Кичүчат авылының «Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее» директоры, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Гимранова, Азнакай районы эшмәкәре, бакчачы Әлфия Хәлимова, Азнакай Балалар сәнгать үзәге хезмәткәре Алинә Латыпова белән гимназия укытучысы Эльза Кәримова халык кәсепләре турында кызыклы чыгышлар ясадылар. Чыгышлардан соң җыелган кунакларны 2 секциягә бүлделәр — туку, йон басу секциясе һәм чигү секциясе.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев