Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда легендар шәхес – Бөек Ватан сугышында катнашкан,  Социалистик Хезмәт Герое Хәсәншина Газифә Хәсән кызын искә алдылар

05 мая 2023, 15:38

234

0

0

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев белән берлектә район үзәк сырхауханәсе ветераннар советы рәисе Роза Шәфигуллина, тудыру бүлеге табиблары һәм хезмәткәрләре районыбыз горурлыгы булган шәхес – Социалистик Хезмәт Герое Хәсәншина Газифә Хәсән кызының каберендә булып, аның хакында якты истәлекләрне яңарттылар.

Газифә Хәсән кызы 1915 елда Чистай районының Нарат Елга авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне, 1931 елда Чистай мәктәбенең 2 нче баскычын тәмамлаганнан соң, ул  Казан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Медицина институтын 1935 елда уңышлы тәмамлап, табиб-педиатр дипломы ала һәм Татарстан Республикасына – Азнакай районына эшкә җибәрелә. Биредә Газифә Хәсән кызын Сәпәй сырхауханәсенең хатын-кызлар-балалар консультациясе мөдире итеп билгелиләр.

1941 елның июнендә, сугышның беренче көннәрендә үк, Кызыл Армия сафларына алынып, 1943 елның ахырына кадәр медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсендә 1469 нчы эвакуация госпиталендә хезмәт итә. 1943 ел ахырында РФ Наркомздравы боерыгы белән аны Ерак Көнчыгышка – Биробиджан шәһәренә җибәрәләр. Анда 1944 елның ноябренә кадәр сырхауханәнең инфекция бүлегендә табиб-ординатор вазифасын башкара.  Аннан соң Газифә Хәсән кызы Еврей автоном округының Смидовичи бистәсендә табиб амбулаториясендә эшләп ала.

1947 елда Азнакай районына әйләнеп кайта һәм кабаттан Сәпәй сырхауханәсендә акушер-гинеколог хезмәтенә алына.

 1949 елда табиб Г. Хәсәншина Казанның ГИДУВында “табиб-акушер-гинеколог” белгечлеге буенча курслар үтә, аннары, лаеклы ялга чыкканчы, табиб-акушер-гинеколог булып, шушы хезмәтен дәвам иткән хәлдә, тудыра бүлеге мөдире булып эшли.

Районның иҗтимагый тормышында да активлардан була. Ул берничә тапкырлар Азнакай район Советы һәм Сәпәй авыл Советы депутаты итеп сайлана, халык алдында лекцияләр ясый, яшь әти-әниләр өчен мәктәп оештыра, районның ЗАГС бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. 

Газифә Хәсән кызы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен”,  “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы” медальләре белән бүләкләнә. Хатын-кызлар, аналар һәм сабыйлар гомерләрен, сәламәтлеген саклауга бөтен җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куйган шәфкать иясенә “Сәламәтлек саклау отличнигы”,  1966 елда ТАССРның Атказанган табибы исеме, өч елдан соң Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бергә Социалистик  Хезмәт Герое  исеме бирелә. ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Легендар шәхесебез 1986 елда бакыйлыкка күчте. Ул Азнакай шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Район җитәкчеләре ярдәмендә яңартылган каберен коллегалары – тудыру бүлеге хезмәткәрләре карап, чәчәкләр утыртып торалар. Аның якты истәлеген мәңгеләштереп шәһәрнең Геройлар аллеясында бюсты куелды. Шәһәр урамнарының берсенә аның исеме  бирелде. Район үзәк сырхауханәсе каршысында Газифә Хәсәншина хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев