Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда Геройлар көнен билгеләп үттеләр

09 декабря 2022, 15:34

277

0

0

Бүген шәһәрдә Геройлар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Ул Социалистик Хезмәт Герое, "Азнакайнефть" идарәсенең беренче җитәкчесе Николай Мальцевның истәлекле бюсты янында башланды.

Митингта район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең Азнакай районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Вәлиев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, "Татнефть" компаниясенең корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Рифат Хисаметдинов чыгыш ясады.

Районыбыз геройларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Соңыннан азнакайлылар Геройлар аллеясы буйлап үттеләр, сугыш вакытында, тылда, интернациональ бурычларын үтәгәндә, тыныч тормышта, фидакарь хезмәттә батырлык күрсәткән якташларын искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев