Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур корабны давыл куркытмый

Еллык хисап җыелышында "Марс" ҖЧҖ директоры, ТАССРның атказанган агрономы, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәбип Баянов үзе җитәкләгән хуҗалыкның икътисади халәтен бәян иткәндә күз алдына, ирексездән, дөньяны күмеп, томырылып килгән зур дулкынны санламыйча, алга баруын дәвам иткән хәрби кораб күз алдына килде... Наил АБДУЛЛИН Чыннан да, килеп туган кыенлыкларны заман...

Еллык хисап җыелышында "Марс" ҖЧҖ директоры, ТАССРның атказанган агрономы, РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәбип Баянов үзе җитәкләгән хуҗалыкның икътисади халәтен бәян иткәндә күз алдына, ирексездән, дөньяны күмеп, томырылып килгән зур дулкынны санламыйча, алга баруын дәвам иткән хәрби кораб күз алдына килде...

Наил АБДУЛЛИН

Чыннан да, килеп туган кыенлыкларны заман шаукымына, табигать афәтенә сылтарга яратмыйлар биредә. Төптән уйлап, башкарасы эшләрен тирән анализлап, агротехнологияләрне белеп эш итәләр марслылар. Хәтта корылыклы килгән иң четерекле елларда да артык зур тетрәнү кичермәделәр алар. Ходай биргән игеннәрен түкми-чәчми җыеп алдылар, мал азыгы хәзерләделәр, җитмәгәнен читтән юнәлтү юлын таптылар. Шуның белән районның мөстәкыйль хуҗалыклары арасында иң эреләрдән саналган үзләренең терлекчелек комплексындагы малларның баш санын саклап калдылар. 2012 елда да сынатмадылар.

- Узган хуҗалык елы игенчелек өчен гаять тә уңышлы булды, - диде Хәбип Әгъләм улы хисап чыгышында. - 2700 гектар мәйданда чәчелгән бөртеклеләрдән 64960 центнер уңыш җыеп алдык. Бу - 1 гектарга уртача 24 центнер бөртек дигән сүз. Шулай итеп, 42 млн. 672 мең сумлык ашлык җитештердек. Рентабельлелеге 38 процент булды. Игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре сатудан (керемлелеге - 24 проц.) 57 млн. 757 мең сум акча алдык. 1 шартлы терлеккә 22,1 берәмлек исәбеннән мал азыгы хәзерләдек. Моның өстенә, электән калган бер еллык запасыбыз бар. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә фураж, чәчәр өчен югары сыйфатлы орлык хәзерләп куйдык.

Бүген хуҗалыкта 2200 баш мөгезле эре терлек (алдагы елдан 142гә күбрәк) асрала. Шуларның 500е - савым сыер. Ел әйләнәсенә һәр сыердан уртача 5 мең 15 кг (алдагы елдан 35 кг артык) сөт алганнар. Нәтиҗәдә, 29 млн. 965 мең сумлык 25 мең 75 ц продукция җитештергәннәр. Шуның 20 мең 539 центнерын сатудан 7 млн. 115 мең сум чиста табыш кергән.

"Марс" җәмгыяте бер елны да үзенең пайчыларын онытмый. Җир пае һәм хезмәт хакы исәбенә аларга җитәрлек күләмдә икмәк бирелә. Теләге булганнарның аны бүген дә сатып алу мөмкинлеге бар.

Шунысы аерым билгеләүгә лаек - хуҗалык бөтен төр салымнарын, алган кредитларын һәм эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында түләп барган. Хисап елында белгечләрнең хезмәт хакы 1685, сыер савучыларның - 1919, бозау караучыларның - 1905, механизаторларның - 1147, дуңгызчылыкта эшләүчеләрнең 2698 сумга арткан.

Икенче көн тәртибе - Кәкре Елга авыл җирлеге Советының 2012 елда башкарган эшләре белән авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов таныштырды.

Хисап докладлары буенча фикер алышуларда Сарим Авзалов, авылның хөрмәтле ветераны Кәбир ага Вәлиев, баш агроном Ирек Абдуллин, техника мастерское эшчесе Ильянур Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов һәм башкалар катнашты.

Җыелышта хезмәттә зур уңышларга ирешкән комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар Азат Галәүетдинов, Илдар Хәйруллин, Фәварис Сабиров, Илмир Гарипов, Радик Шәймиев, Илшат Хөсәинов, Алексей Утяганов, Илнар Зиятдинов, Дамир Закиров, Рәфис Зөйнетдинов, Илдар Мөхәммәтгалиев, Җәмил Сабиров, Рушан Зарипов, Миннегали Миннегәрәев, терлекчеләр Минзилә Сөнгатова, Альбира Сабирова, Гөлүсә Васикова, Әнәс Латыйпов, Зөфәр Сәхвәтшин, Зөлфия Сәхвәтшина, Сиринә Мөхәммәтгалиева, Роза Филиппова, Ринат Борнашев, Сирин Сәлахов, Фәриз Зәкиев, Марсель Гарипов, Илсөяр Гайсин, биредә исемнәре аталмаган дистәләгән алдынгылар, ел дәвамында 300 көннән артык эшләгән пенсионерлар акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов район башлыгы Марсель Шәйдуллинның "Марс" җәмгыяте эшчәннәренә рәхмәтен җиткерде, аларга сәламәтлек, бәхет теләде һәм хуҗалыкның еллык эшчәнлеген уңай бәяләде.

Җыелышта оештыру мәсьәләләре дә каралды. "Марс" ҖЧҖне гамәлгә куючылар Хәбип Әгъләм улы Баяновның эшеннән азат итү турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр һәм директор итеп шушы хуҗалыкның төп тармагы булган терлекчелек комплексын җитәкләгән Рамил Шамил улы Зарипов кандидатурасын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур корабны давыл куркытмый