Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын детекторы - гомерне саклап калу мөмкинлеге!

Статистика буенча, янгыннарда үлемнең төп сәбәбе - утны ваемсыз куллану, электр җиһазлары, мичләр, җылылык чыгару һәм көнкүреш газ приборларыныҗ кагыйдәләрен бозу.

Күпчелек янгыннар төнлә кеше йоклаганда килеп чыга, тотен белән агулану нәтиҗәсендә кеше үлә, чөнки төтеннән тончыгу бие тиз була һәм күпләр хәтта уянырга да житешеп элгерми кала.

Автоном янгын мондый очракларда үзегезне һәм гаиләгезне сакларга булышачак.

Бүгенге көнгә автоном янгын детекторы (кыскартылган AПИ) янгыннан үлүдән саклап калуның иң эффектив чараларының берсе. AПИ-лар янгыннан саклану чаралары арасында аерылып торалар, чөнки алар ут кабынып киткән чакта төтен чыгу белэн реакциягә керә һәм тавышлы сигнал белән кешеләрне вакытында янгын куркынычы турында кисәтә алалар. Детектор тавышының көчлелеге һәм ешлыгы бик югары, ул хәтта ныклап йокыга киткән кешене дә уята ала.

AПИ түшәмгә беркетеп куела һәм махсус янгын сигнализациясе куюны һәм өстәмә җиһаз куллануны таләп итми. Бары тик батарейканы елына ким дигәндә бер тапкыр алыштырырга кирәк була.

24 янгын сүндерү-коткару бүлеге хәбәр итә - мондый җайланманы өегезгә урнаштырып, сез үзегезнең мөлкәтегезне генә түгел, ә якын кешеләрнең тормышын да саклап калуыгызга ышана аласыз!

 

24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев