Вахитовлылар уҗым бодаен суктыруга күчте
Чәршәмбе көн кичкә таба вахитовлылар 440 гектарлы арыш басуының соңгы мәйданнарын суктырып киләләр иде инде. Бар гомерен шушы басуларга багышлаган тәҗрибәле агроном Василий Ламбинның да кәефе яхшы: - Иртәгә уҗым бодаена күчәбез, - ди ул. - Мөмкинлек булгач, турыдан гына суктырабыз. Болай эшләгәндә игеннәргә дымлану куркынычы тумый. Яңгыры явам-явам дип...
Чәршәмбе көн кичкә таба вахитовлылар 440 гектарлы арыш басуының соңгы мәйданнарын суктырып киләләр иде инде. Бар гомерен шушы басуларга багышлаган тәҗрибәле агроном Василий Ламбинның да кәефе яхшы:
- Иртәгә уҗым бодаена күчәбез, - ди ул. - Мөмкинлек булгач, турыдан гына суктырабыз. Болай эшләгәндә игеннәргә дымлану куркынычы тумый. Яңгыры явам-явам дип кенә тора бит. Гектарыннан 23 центнер уңыш чыга.
Алдынгы комбайнчылар: Илфат Фазлыев, Таһир Рәүпов, Әсләм Шәфыйгуллин, Рәсим Хәкимов көнне-төнгә бәйләп бик тырышып хезмәт куялар. Машина йөртүчеләр Рәшит Шакиров, Нәсих Хәйретдинов ашлыкны түкми-чәчми урынга китереп җиткерәләр.
Бүгенге көндә элеваторга 850 тонна икмәк тапшырылган. Һәр минутның кадерен белеп, тырышып эшлиләр вахитовлылар. Гомумән, хезмәткәрләрдә күтәренке рух, дәрт сизелә. Моның сәбәбе дә бар. "Агро-ТНГС-И" ҖЧҖндә хезмәт кешесенә ихтирам һәм игътибар арткан, аларга, ниһаять, йөз белән борылганнар. Ничә айлар буе түләнми килгән хезмәт хаклары буенча әҗәтләрне түлиләр.
Инде менә яңа директорлары Рәниф Габдрахманов сентябрь аенда хезмәт хаклары буенча бурычны тулысы белән каплыйбыз дип ышандырып тора. Хезмәткәрләр көнгә ике тапкыр итле, кайнар ризык белән туклана (читтән кайтып эшләүчеләр 3 тапкыр). Шундый җылы караш булгач, бәхет эзләп читкә киткәннәр дә туган якларына кайта башлаган. Ындыр табагында әле генә шәһәрдән кайтып эшкә керешкән Рәмилә Хәкимова белән очраштык:
- Туган яклар тарта инде, - ди ул. - 4 ел буе кайдан-кая йөреп эшләдем, авыр. Мондый яхшы караш булганда эшләргә иде әле.
- Игеннәр әйбәт, техника җитә, кадрлар тулыланып тора, эшкә дәрт артты, - дип сүзгә кушыла управляющий Әнис Нуриев.
- Бездә хәзер яхшы якка тамырдан үзгәреш. Авыл хуҗалыгын яхшы белгән җитәкче белән эшләве күпкә җиңел, - дип, баш инженер Әлфир Фазлыев тизрәк эшкә кереште.
Аптырап, тел шартлатып карап торасың: кайчандыр металлолом булып өелеп яткан техникаларны өр-яңадан яңартып, рәткә кертеп куйганнар.
Бик еш тәнкыйть утына тарыган "Агро-ТНГС-И" ҖЧҖндәге мондый уңай үзгәрешләрнең сере хуҗалыкның бер инвестор - кайгыртучан, ныклы хуҗа кулында булуы; муниципаль район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенең ныклы ярдәме; хуҗалыкка яңа директор килүе; авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчелегенең бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләвендәме? Кыскасы, барысының да тәэсире бардыр.
Хуҗалыкта терлекчелек, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту һәм башка өлкәдә дә матур үзгәрешләр күзгә ташлана. Эшләр шулай яхшы барса, бу темага алга таба да әйләнеп кайтырбыз әле. Ә, әлегә күз тидермик вахитовлыларга, шушы темпта эшләрен дәвам итүләрен телик.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев