Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уртак максатлар берләштерә

«Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны Азнакай районына да килде.

Питрәч авылыннан соң Азнакайның район-шәһәр Мәдәният сарае төрле спикерларның җирле халык белән очрашу урынының икенчесе булды.

Сәхнәгә «Бердәм Россия»нең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров менделәр. Халыкның сорауларына шулай ук Татарстан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында яшьләр эшләре буенча баш белгеч Руслан Шиһабетдинов һәм «Азнакайнефть» идарщсе җитәкчесе Алмаз Фәритов җавап бирделәр.

«Татарстан – уңышлар республикасы» панель дискуссияне «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов җитәкләде.

Спикерлар Татарстанда һәм Азнакай районында соңгы биш ел эчендә башкарылган эшләр һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләделәр.

«400дән артык егетебез Ватанны саклыйлар. Алар – чын каһарманнар, һәм без аларга ярдәм итәргә тиешбез. Соңгы елларда без 240 тонна гуманитар ярдәм җибәрдек. Һәрбер сугышчыга аның белән даими элемтәдә торучы җитәкче беркетелгән. Безнең район үсеш кичерә – яңа ЗАГС, ачык бассейн, «Алга» футбол манежы – барысы да кешеләр өчен төзелгән», – дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин.

 «Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәрович һәм аның командасы белән уртак максатлар берләштерде – «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән без иҗтимагый яктан мөһим проектларны гамәлгә ашырабыз. Мәсәлән, 2021 елда без – православие храмы, 2023 елда районның бизәге һәм горурлыгы булган ЗАГС бинасы төзелешен тәмамладык. Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбендә капиталь ремонттан соң барлык таләпләргә туры килүче заманча уңай шартлар тулырылды. Шулай ук узган елның сентябрь аенда Мәлбагыш авылында сабыйлар яңартылган матур балалар бакчасына бардылар», – дип өстәде Алмаз Фәритов.

Азнакайлылар туган районны үстерүгә кагылышлы сораулар бирделәр һәм теләкләрен белдерделәр. Күпчелек очракта сораулар юллар торышы һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылды.

Дискуссия тәмамланганнан соң татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Таңсылу Җиһангәрәева һәм «Әбием проджект» катнашында концерт үтте.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2024 елның 8 сентябрендә, VII чакырылыш республика Дәүләт Советына, шулай ук өстәмә сайлау рәвешендә 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнарына депутатларны сайлау үтәчәк.

50 депутат – партия исемлегеннән, 50 бермандатлы сайлау округларыннан сайланачак. Сайлауда катнашыр өчен 427 кеше үз кандидатураларын тәкъдим иттеләр: 179 – бердәм республика округыннан, 248 – бермандатлы округларда.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Хаклык өчен», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм һәм бермандатлы округларга кандидатларын тәкъдим итте. Тагын бер, «Гражданлык инициативасы» партиясе, үз кандидатларын берничә бермандатлы округлар буенча тәкъдим итте. Моннан кала 12 кеше бермандатлы округларда үзләрен тәкъдим иттеләр.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе соңгы утырышта «Россиянең Либераль-демократик партиясе – ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге» тәкъдим иткән алты һәм «Яңа кешеләр» сәяси партиясенең төбәк бүлегеннән 44 кешелек кандидатлар исемлекләрен теркәргә карар кылган.
 

Фото/видео Ландыш Габитовой. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев