Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманай авылының хәрби егете балаларга бәйрәм бүләге ясаган

Балаларны яклау көнендә Урманай авылында узган бәйрәм чарасы аеруча җылы һәм истәлекле мизгелләргә бай булган.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Әмир Шәфыйков кечкенәләр өчен сюрприз әзерләгән. Туган илебезне саклап йөргән егетебез, еракта булуына карамастан, балалар өчен бәйрәм ясау мөмкинлеген тапкан – бәйрәмгә әнисе ярдәмендә зур Куян персонажын чакырган.

– Балалар да, әти-әниләр дә әлеге күңелле бүләкне зур рәхмәт хисләре белән кабул итте. Әмиргә зур рәхмәт, аның һәм махсус хәрби операциядә катнашучы барлык егетләрнең исән-сау булып, туган якларына Җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, – ди авыл клубының сәнгать җитәкчесе Резеда Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев