Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Тырыш, тиктормас авылдашым белән чиксез горурланам

Бүген авылда да нәкъ шәһәрдәге кебек яшәргә, үсәргә була. Авылдашыбыз - Бакалы районының Камай авылы кызы Зәлия Солтанова - моның ачык мисалы.

Ул хезмәт юлын, Стәрлетамак культура-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Иске Корыч мәдәният йорты хезмәткәре булып башлый. Моңга гашыйк кыз  җырлый, бию коллективларын житәкли, бәйгеләрдә катнаша. Берничә елдан аларның гаиләләре Азнакай районына күченеп китә. Зәлия Гыйса кызы 12 ел Бирючевка авыл клубын җитәкли.
Катлаулы тормыш юллары Зәлиябезне ерак Себер юлларында да йөртә. Ул яңадан үзе яраткан һөнәренә әйләнеп кайта, игезәге Алия белән сәнгать дөньясына чума.
Тырышлыгын, максатчанлыгын күреп, Зәлия Гыйса кызын 2022 елда Бирючевка авыл җирлеге башлыгы итеп куялар. Бөтен сәләтен, үҗәтлеген эшкә җигә ул.
Авылда яңа балалар мәйдәнчыгы барлыкка килә. Кыска гына вакыт эчендә ихата-урамнар төзекләндерү, чүп контейнерлары булдыру, су башнясын яңарту, зиратларны әйләндереп алу һ.б. бик күп эшләрне башкаралар. Халык  һәм  депутатлар белән берлектә төрле программаларда катнашалар. Үз көчләре белән янгын депосы бинасының түбәсен ябалар, янгын сүндерү өчен су мичкәсен булдыралар, авыл советы тракторына печән чабу җайланмасы алалар. Ә  зур эшләр арасында  күпме вак-төяк мәшәкатьләр, борчылулар...
Бирючевка авылында су мәсьәләсе бик кискен тора. Иң беренче шуны чишүне күзаллый Зәлия. Халык белән киңәшеп, конкурста катнашып, "Татнефть" җәмгыяте  грантын оталар. Торба сузып, чишмә авылга китерүне проектлаштыру эшенә район бюджетыннан акча бүленә.
Авыл җирлеге яңа тракторлы да була, аңа арба һәм кар эттерү җайланмасы алалар.
Ә ТР муниципаль берәмлекләре арасында барган смотр-конкурсында Зәлия Гыйса кызы җитәкләгән Бирючевка авыл җирлеге җиңеп чыга.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә эш автомобильләре тапшырды. Бу тырыш җитәкченең нәтиҗәле эшен күреп, халык аны икенче срокка башлык итеп сайлады.
Зәлия Гыйса кызы туган авылының патриоты. Бөтен чараларда актив катнаша чишмә төзекләндерү, зират чистарту һ.б., бәйрәм-кичәләрне оста алып баручы да ул. Безнең Камай авылы  "Аек авыл  - 2024" конкурсында финалга үтеп, зур нәтиҗәгә иреште. Монда, әлбәттә, авылдашыбызның  роле бик зур. Быел камайлылар  Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, клуб  ремонтлау мәсьәләсен күтәреп чыктылар. Зәлия бу эшкә беренчеләрдән булып кушылды.
Бәләкәй авылда туып үскән, авырлыкларга бирешмичә,  авыл җирлегендә үз юлын тапкан тырыш авылдашым, күршем  Зәлия Гыйса кызы белән горурланам. Аңа киләчәк тормышында зур уңышлар һәм югары казанышлар телим.

Флидә Нуретдинова, Бакалы районы Камай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев