Тәрбия кемнән тора?
Әллә тәрбияли белмибез, әллә үзебез мәнсез, әллә балаларга вакыт тапмыйбыз...
Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район башкарма комитеты каршындагы комиссиядә озак еллар әгъза булып торырга туры килде. Анда каралган “эш”ләрнең күбесе әле дә күз алдында. Тормышыбызның бөтен ягы ничек бар-шулай чагылыш таба бит анда.
Менә каршыбызда районыбыз авылларының берсендә гомер итүче гаилә әгъзаларыннан әнисе һәм уналты яшьлек үсмер. М. озак вакыт мәктәпкә йөрмәгән. Кызыксына торгач, сәбәбе дә ачыла. Баксаң, өстенә киеме булмаган икән. Ә бит гаиләдә ике генә бала, югыйсә. Ата-ана эчә торган булгач, рәт юк инде ул гаиләдә. Үз хуҗалыгыңда мал-туар асрап, бакчаңда кышлык яшелчә, җиләк-җимеш үстереп тә гаилә бюджетына әз-мәз керем ясарга мөмкин, тырышлык кына кирәк. Өеңдә кеше карамаслык урын-җир, һәр тарафта пычраклык, диварларың үрмәкүч оясына күмелгән икән, монда инде хөкүмәтне генә гаепләп, сүгеп утыру урынсыз. Аллага шөкер, сугыш чоры елларындагы хәерчелектә яшәмибез, тирә-юньдәге шундый гаиләләргә игътибарлырак булыйк, ярдәм кулы сузыйк, җәмәгать. Өстен-өстен алынып киелми яткан яисә балаларыгыз үсеп китеп кечерәйгән кием-салымыгыз артык булып, кая куярга белми аптырасагыз, аларны мохтаҗлыкта яшәүчеләргә тапшыру өчен район социаль яклау бүлегенә китерергә мөмкин. Бүлек белгечләре, психологлары мондый гаиләләрдә еш була.
Әле юньле-рәтле тәпи дә атлый башламаган нарасыйларын өчәр-дүртәр көнгә ялгызларын калдырып кайдадыр кәеф-сафа корып йөргән күке аналарны телетапшырулардан күреп гаҗәпләнәсе юк,
андыйлар үзебездә дә җитәрлек. Сабыйларының нәрсә ашап, ничек торуы турында исләренә дә кереп чыкмаган сәрхүш әниләрнең комиссия каршында: “Ана хокукыннан мәхрүм итмәгез, балаларымны алмагыз”,-дип яшь коюы нәфрәт кенә уята, чөнки алар арасында туры юлга басучылар, яман гамәлләре өчен үкенүчеләр сирәк очрый, кайберләре хәтта КДН утырышына җавап тотарга да “салмыш” хәлдә килә.
Шундый хәсрәт аналарга олы үрнәк итеп куярлык изге җаннар да очрый. Алар-тәрбиягә балалар алуга гаиләләре кандидатураларын исемлеккә кертүне сорап килүчеләр. А. ханым белән ире алты бала үстерәләр. Өчесе үзләренеке, калганнары-тәрбиягә алынган. Хәзер инде зурлары үзләре олы тормышка аяк атлый. Ишле гаиләгә өйрәнгән А.ханым ана назыннан мәхрүм калган тагын ике-өч сабыйны үзләренә сыендырып, әти-әниле, апа-абыйлы булып үсүләрен тели. “Кемдер һөнәре, таланты белән булганлыгын таныта, ә мине Ходай Әни итеп яраткан күрәсең, балалар яратам”,-ди ул.
Һәр утырыш бик озак уйландырып йөртә иде. Әллә тәрбияли белмибез, әллә үзебез мәнсез, әллә балаларга вакыт тапмыйбыз...
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев