Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Тау» Яшьләр үзәгендә «Конструктив диалог» узды

Анда район яшьләре ТР террорга каршы көрәш комиссиясенең яшьләр, җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән очраштылар.

Азнакай районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе, террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Руслан Дәүләтшин «Конструктив диалог» проекты кысаларында узучы террорга һәм экстремизмга каршы көрәш һәм аннан саклану чаралары, куркынычсызлык турында мондый ачыктан-ачык сөйләшүләрнең матур традициягә әйләнүен билгеләп узды. Ул «ТР Иҗади яшьләр академиясе» тарафыннан Яшьләр эшләре һәм мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә уздырыла. 

Бүген «Интернет» челтәреннән башка яшәү мөмкин дә түгел. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламасаң, бик тиз мошенниклар кулына эләгүең ихтимал. Яшьләр Кибербуллинг, фишинг, эхо-камера һәм башкалар турында җентекле аңлатмалар алдылар, мошенниклардан ничек алданмаска, сак һәм игътибарлы булырга өйрәнделәр. Укучылар яшьләр ярдәмчеләренә үз сорауларын да бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев