Татшуган авылында яңартылганнан соң “Колый” чишмәсе ачылды
Әлеге чишмәнең тарихы ерак XVII–XVIII гасырларга барып тоташа.
Аның исеме шушы авылга нигез салучы нәселеннән булган, чишмәне ачучы Мөхәммәтколый Корбангали исеме белән бәйле. Ул шифалы суы белән 210 елдан артык кешеләрне сыйлап тора икән. Авыл халкы элек-электән чишмәдән су ташып, ризык пешергән, самоварларда чәй кайнаткан. Көянтә чиләкләр белән керләр алып төшеп, бәләкләп керләр чайкаган. Чишмә буенда килен булып төшкән кызларга су юлы күрсәтү йолалары, каз өмәләре һәм башка чаралар уздырылган. Чал тарихлы “Колый” чишмәсе – ул авылның тарихи истәлекләрен, хатирәләрен саклый, фидакарь кешеләренә дан җырлап челтери кебек.
Авыл халкы чишмәләрне чистартып, уңайлыклар тудырып буыннанрдан-буыннарга тапшыручы авылдашларына, җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтле.
Тулырак: “Маяк” газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев