Татшуганда яшь гаиләләр өчен 13 йорт төзелгән
- Узган елда иң сөенечле, авылыбыз тарихына кереп калырлык вакыйгаларның берсе - Федераль программа нигезендә 12 км га якын яңа су линиясе салыну булды, 3 скважина, 28 су колонкасы куелды, - диде хисап җыелышында Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова. Авыл халкы өчен моның нинди зур куаныч булуын әйтеп тору...
- Узган елда иң сөенечле, авылыбыз тарихына кереп калырлык вакыйгаларның берсе - Федераль программа нигезендә 12 км га якын яңа су линиясе салыну булды, 3 скважина, 28 су колонкасы куелды, - диде хисап җыелышында Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.
Авыл халкы өчен моның нинди зур куаныч булуын әйтеп тору кирәкме икән?
Татшуган - район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе. Үзәккә якыннарында эш яшендәге кешеләр шәһәргә, башка якын предприятиеләргә йөреп эшләүне хуп күрсәләр, биредә бер-берсенә ярдәмләшеп, авылда төпләнеп калу ягында. Бу саннарда да чагылыш таба. Җирлектә эш яшендәгеләр пенсиядәгеләргә караганда ике тапкырга диярлек артыграк. Яшьләр авылда төпләнеп, яшь гаиләләр барлыкка килә.
21 бала балалар бакчасына йөри. Яхшы яшәү шартлары, эше, яшәргә йорты бар икән, яшьләр нигә авылдан китсен? Яшь гаиләләрне торак йорт белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә узган ел авылда 13 нче йорт төзелгән. Әлеге максатта букадәр торак йортның әле районда бер генә авылда да төзелгәне юк.
Бу, әлбәттә, озак еллар дәвамында авыл халкы белән бердәм булып, аларның һәркайсының "сулышын" тоеп яшәгән тәҗрибәле авыл башлыгы Гөлсинә Зәкәрия кызының да тырышлыгы нәтиҗәсе. Җыелышта әлеге уңайлыкларны тудырган өчен һәр эшнең башында йөргән авыл башлыгы, авылдашлары Рафаэль Хәйруллинга һәм Азнакай муниципаль районы җитәкчеләре адресына, халыктан бик күп рәхмәт сүзләре ишетелде.
- Авыл яшьләре тәртипле, белемгә омтылалар (30 студентлары гына бар икән), хәрби хезмәткә чакырылыш буенча да проблема юк, - ди авыл башлыгы сөенеп.
Кечкенәдән үк эштә кайнашып, спорт белән шөгыльләнеп үскән бала нигә тәртипсез булсын икән? Әнә авыл яшьләре үзләре тупланып, (озак еллар дәвамында мәктәптә физкультура укыткан Рузәл Гыймаевның да тырышлыгы бу) футбол командасы оештырып җибәргәннәр.
Район һәм региональ ярышларда көчле командалар белән беррәттән уйнап, призлы урыннарны яулаганнар. Волейбол уеннары, төрле КВНнар, мәдәният чаралары, смотр-конкурсларда да Татшуган яшьләре һич сынатмыйлар. Авылда хатын-кызлар Советы (җитәкчесе Айсылу Исламова), яшьләр оешмасы, ветераннар советы ( рәисе Әхсән Идиятуллин), мәдәният йорты эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия. Авыл мәчете, һәр көнне яңгырагын азан авазлары да халыкны иманга өндәп тора.
Биредә авыл җирлеге һәм "Азнакай" АФ" ҖЧҖ җитәкчеләре үзара уртак тел табып, ярдәмләшеп эшлиләр. Җәмгыять су скважиналары өчен электр энергиясе чыгымнарын күтәрә, юлларны чистарту, төрле бәйрәмнәр, чаралар уздыруда ныклы ярдәм күрсәтә, пай җирләре өчен халыкка икмәк, онын бирә.
Җирлек җыелышында халыктан ризасызлык белдергән, проблемалы сораулар санаулы гына булды. Анысы да җир салымнары белән бәйле иде. Мал-туарын, кош-кортын асрап, умартасын тотып мул тормыш белән яши халык.
Нинди генә сорау белән барсалар да ярдәм итәргә торган башлыклары, күңел ачыйм дисә - клубы, сәламәтлеген ныгытыйм дисә, ягымлы һәм тәҗрибәле шәфкать туташлары ( авылдашлары Нурия Шәйхрамова 40 елга якын гомерен шушы игелекле эшкә багышлаган ), спорт залы ... бар. Тагын ни кирәк?
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Фото http://spb.realestate.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев