Татарстан Рәисе Азнакайдан Хәсәновлар гаиләсен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде
Хәсәновлар дүрт бала тәрбияли.
Азнакайда үрнәк булырдай тату гомер кичергән гаиләләр күп. Әгерҗе авылында яшәүче Альбина һәм Назыйф Хәсәновлар – шундыйларның берсе. Кичә аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде.
Хәсәновлар 1993 елда гаилә коралар, дүрт бала – бер кыз һәм өч малайга тормыш бүләк итеп, ләеклы тәрбия бирәләр.
Назыйф Хәсәнов – озак еллар Әгерҗе авыл җирлеген җитәкләсә, тормыш иптәше Альбина Социаль фонд идарәсендә намуслы хезмәт куя.
«Аллага шөкер, тормышыбыз матур. Ирем Назыйф белән бер-беребезнең кадерен белеп, балаларыбызның уңышларына сөенеп, онык сөеп, бик матур яшибез», – ди Альбина ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев