Сыерларга җылы караш Азнакайда сөт җитештерүне арттырачак
Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Районыбыз терлекчеләре соңгы елларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Азнакайлыларның республика күләмендә алдынгы унлыкта баруы шул хакта сөйли. Әмма "Тукай", "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләре һәм "Таллы Бүләк" АХҖК кебек алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, бу мөһим тармакка бармак аша гына караучы "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең...
Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Районыбыз терлекчеләре соңгы елларда яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Азнакайлыларның республика күләмендә алдынгы унлыкта баруы шул хакта сөйли. Әмма "Тукай", "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләре һәм "Таллы Бүләк" АХҖК кебек алдынгы хуҗалыклар белән беррәттән, бу мөһим тармакка бармак аша гына караучы "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Илбәк һәм Үчәлле бүлекчәләре, "АГРО - ТНГС" ҖЧҖләре кебек артта сөйрәлүчеләр дә бар.
Малларны кышкы асрауга күчерү чорында район җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы затлар, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары катнашында терлекчелек буенча семинарлар оештыру районыбызда матур традициягә керде.
Анда сыйфатлы продукция җитештереп, терлекчелек тармагын табышлы итү, малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр турында эшлекле сөйләшүләр бара. Семинардагылар эче-тышы агартылган, утарларына салам өелгән, сенаж базлары сыйфатлы масса белән тулган, терлекчеләргә яхшы шартлар тудырылган хуҗалыкларда тәҗрибә уртаклаша. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыкларда булып, тикшерүләр уздырып, терлекчеләр белән кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә эшли. Мондый эшчәнлек үз нәтиҗәсен бирми калмый: бүгенге көндә районда сөт саву кимүдән туктаган.
Әмма кайбер хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре мондый семинарларда вакыт уздырып кына йөриләр, ахры. Мәсәлән, "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Илбәк бүлекчәсендә терлекчелек фермаларындагы хуҗасызлык шул хакта сөйли. Гомумән, җитәкчеләр фермаларга килеп карыймы икән, дигән сорау туа. Юкса, бу кадәр хәлгә юл куелмас иде. Кардада сыерлар тездән сазга батып йөри, салам юк.
Савым һәм ташландырылган сыерлар аерылмаган. Ә ферма эчендә хәлләр тагын да аянычрак: тирес түгү, су килү җиһазлары ярым җимерек хәлдә. Шул сәбәпле, бинада пычрак һәм дымлы. Семинарларда әледән-әле терлек азыгы рационы турында сөйлиләр, ә биредә анысы да юк. Улакларда сыерлар ашый алмаган кукуруз "түмәрләре" (рәсемдә) димәк силос тиешенчә вакланмаган. ХПК -1 җитәкчесе Ленар Хәбипов, ферма мөдире Фәндәс Әхмәдуллин әлеге кимчелекләрнең сәбәбен тәгаен генә аңлата алмасалар да, терлек тораклары җиһазларының искерүенә зарландылар. Кеше факторы һәркайда үзәктә булырга тиеш. Саз ерып, көрәк белән сыер асты чистартучы терлекчеләрнең эш шартлары турында сөйләп тору артык.
Әмма бар гаепне җитәкчеләргә генә кайтарып калдырып та булмый. Ярар, җиһазлар искерсен дә ди, әмма терлекчеләр бүлмәсендәге шапшаклыкны нәрсә белән аңлатырга? Биредә эшләүче хатын-кызларның эштән бушаган арада чиста бүлмәдә ял итәселәре килми микәнни? Бер-ике чиләк су белән ялт итеп юып, агартып, алам-саламнардан чистарту өчен җитәкче дә, заманча җиһаз да кирәкми.
Бу - хезмәттәшләреңне генә түгел, үз-үзеңне дә хөрмәт итмәү нәтиҗәсе. Мондый шартларда җитәрлек күләмдә сыйфатлы ит-сөт җитештерү турында сөйләп тә булмый. Биредә сыерлардан нибары 7 литр сөт алалар. Кимчелекләрне төзәтү юнәлешендә тиз арада чаралар күрелмәсә, кыш чыгуы бик авырга туры киләчәк.
"Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Сукаеш бүлегендә исә бер сыерга 11,5 литр сөт савып алына.
Тулай савым 3511 литр тәшкил итә. Биналарга капиталь ремонт ясалган, терлекләргә җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык хәзерләнгән, терлекчеләргә уңай шартлар тудырылган. Юкса, бер үк җәмгыятькә карыйлар. Күрәсең, хуҗалык рәисләре, белгечләрендә үз эшләренә җаваплырак карау, терлекчеләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләү, малларга җылы караш җитми.
Рәфис ГЫЙЛӘҖЕВ, авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, махсус хәбәрчебез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев