Азнакай шәһәр прокуратурасы катнашында узган суд утырышында 35 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды.
Моннан ике ел элек ул хатынын кыйнаган өчен 10 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән булган. Әмма ул җәзаны үтәү тәртибен даими боза: җәзаларны үтәтү инспекциясенә килми, эшкә дә урнашимый, документларын рәсмиләштерү өчен дә озак вакыт берни эшләми.
Нәтиҗәдә суд карары белән җәзаның калган өлеше иректән мәхрүм итүгә алыштырылды. Тәүбә итмәгән ир-ат хәзер калган өч айны колониядә үткәрәчәк.
Нет комментариев