19 сентябрьдә Игелек паркында Азнакай мәгариф идарәсе, 16 нчы «Әкият» балалар бакчасы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Велокросс-2023» чарасын оештырдылар.
Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм балаларга юлда куркынычсыз тәртипнең мөһимлеге турында белем бирүгә юнәлдерелгән. Чарада шәһәребезнең 14 балалар бакчасыннан 58 тәрбияләнүче катнашты.
Ярышлар ике номинациядә узды: самокат һәм велосипед йөртү кагыйдәләре буенча. Балалар үз осталыкларын күрсәттеләр.
Катнашучылар дипломнар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча китаплар белән бүләкләнделәр
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев