Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңару! Хикәя

Алар сигезенче сыйныфка кадәр бер мәктәптә укыдылар. Укыганда ук дуслар булып йөрделәр. Бер-берсенә мөнәсәбәтләре яратышуга ук барып җитүен җитмәде, салкын хис белән ошату гына иде булса кирәк. Ул мәхәббәт булгандырмы, Фәһим үзе дә анык кына белми, эчке серләрен Сәриягә әйтергә базмады. Сәриянең дә Фәһимне күрү белән бит очлары кызарып китә,...

Алар сигезенче сыйныфка кадәр бер мәктәптә укыдылар. Укыганда ук дуслар булып йөрделәр. Бер-берсенә мөнәсәбәтләре яратышуга ук барып җитүен җитмәде, салкын хис белән ошату гына иде булса кирәк. Ул мәхәббәт булгандырмы, Фәһим үзе дә анык кына белми, эчке серләрен Сәриягә әйтергә базмады. Сәриянең дә Фәһимне күрү белән бит очлары кызарып китә, каушап кала, егет яныннан башын аска иеп, ашыгып китәргә тырышты. Бәлки шул ярату булгандыр. Мәхәббәт төрле була диләр бит.

Сигезенчене тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Фәһим башка шәһәргә китеп, укырга керде. Сәрия сигезенче сыйныфтан соң сәүдә техникумында укып, район үзәгенә эшкә кайтты.

Сәрия күрше авыл кызы. Бишенче сыйныфны авылларында тәмамлаганнан соң, класслары белән алар авылына килеп укуын дәвам итүчеләрнең берсе иде ул. Алар кышларын торакта торып укыйлар. Яз җитүгә авылларына кайтып йөриләр. Сәрияне Фәһимнең классташы Рамил озак кына озатып йөрде. Яратышып йөрүләре хак булгандыр, бер-беренә карата мөнәсәбәтләрен күреп, шулай уйларга сәбәп тә юк түгел иде, утсыз төтен булмый. Шулай килеп чыккан ахыры, юктан гына аралары суынды да куйды. Борчылуын сиздермәде Сәрия, йөзенә чыгарырга тырышмады, мәхббәтләре шуның кадәр генә булгандырмы, араларын җайларга берсе дә теләмәде, ахыры, бер киселгән икмәк кире ябышмый дигәндәй, шулай пыскыды-пыскыды да сүнде, пионер учагы кебек янып китәлмәде. Ә менә бүген шул вакыйгалар нигәдер кинәт исенә төште аның. Нигә икән? Ул үзе дә бу турыда моңынчы уйламаган иде югыйсә, беркөнне Сәрияне бала коляскасы тартып йөргәнен күргән иде, кызының баласыдыр инде дигән уй сызылып үтте. Чыннан да, алтынчы дистәне куган хатынның коляскада йөртердәй баласы булмас бит инде. Башта йөз чалымнарын бер танышына ошатты, аннан гына Сәрия бит бу дип исенә төшерде дә онытты кебек. Заполярьеның караңгы озын салкын төннәрендә дә, ялгызы караңгы урман эчендә сакта торганда да ул Сәрия турында уйламады, ахыры. Ә менә бүген кылт итеп Сәрия исенә төште. Ул һаман бала коляскасын тирбәтеп, шул урында тора кебек. Элекеге озын дулкын чәчәләрдән берни дә калмаган. Ак белән коңгырт төс аралашкан кыска чәч өстеннән ефәк яулык бәйләп куйган. Кибет тәрәзәләрендә ябык гәүдәле күкрәксез манекинга кигезеп куйган кебек, талгын искән җилдә чәңгәр парчалы күлмәк итәге, әйдә киттек инде дигәндәй, бер якка авышып җилферди. Өстендәгегә күлмәкне ул кайчандыр бер күргән кебек иде. Теге вакытта да шуңа охшаш күлмәк түгел иде микән әле? Элекеге ап-ак йөзгә сары йөгергән. Әйе, язмышмы, тормышмы бу хатынны җәлләп тормаган, шагыйрь әйтмешли "биргән кирәген"... Тик нигәдер ул вакытта янына барып, хәл-әхвәлен сораштырасы итмәде. Менә бүген...

Соңгы тапкыр ул аның белән яңа ел каникулларында очрашты. Зачетларын алдарак биреп, сессиясен тәмамлап кайткан иде. Мәктәп укучылары әле Яңа ел ялларына таралышмаган. Тулай торакка юл аша чыгасы. Агач баганага эленгән Ильич лампасыннан төшкән кызгылт ут яктысында, акрын гына күбәләк-күбәләк кар төшкән сихри мизгелдән хозурланып, акрын гына клубтан өйгә кайтып килеше иде Фәһимнең. Шул вакыт мәктәп капкасыннан ап-ак шәл япкан, якалы пальто кигән Сәрия күренде. Аның якынлашып килүче Фәһимдә гаме юк, бер кулы белән сумкасын, икенче кулы белән шәлен муенына кыса төшеп ашыга-ашыга атлый. "Шундый матур төнне кая шулай ашыгасың, чибәркәй",- дигән булды Фәһим үзенә игътибарын җәлеп итеп. "Бәрәч, син икәнсең, куркыттың бит,- диде Сәрия юлын дәвам итеп. "Бераз сөйләшеп торсаң, Сәрия булмый калырсың, бер минут кына вакытыңны алырга рөхсәт ит инде, сагындым бит",- дип каршысына ук барып төште. Сәрия ялт итеп аңа карап алды, "андый сүзләр белән шаяртмыйлар," янәсе. "Салкын бит, аякта юка, бераздан без кызлар белән һава суларга чыгабыз, ятар алдыннан һәркөн шулай йөрибез, көтсәң сөйләшеп алырбыз,- диде дә, матур итеп елмаеп кереп китте. Фәһимнең борынын тәмле духи исе генә кытыклап калды. Көтте ул көнне Сәриянең чыгуын, тәненә салкын йөгергәнче көтте. Ләкин Сәрия дә, кызлар да йокы алдыннан һава суларга чыкмады. Тәрәзә пәрдәсен дә күтәреп тышка караучы булмады.

Еш кына егетләрне кызлар төп башына шулай шаяртып утырталар. Сәриянең тапкырлыгына хәйрән калып, "кәкре каенга сөялеп торганына" ачуы килеп, өенә таба атлаган иде ул көнне Фәһим. Моңынчы беркемнең дә аның белән болай матур, шул ук вакытта усал шаяртканы юк иде әле. Бәяне үзенә югарырак куйган булып чыга инде болай булгач... Икенче көнне ул Сәрияне озак уйлап йөрде. Тагын да чибәрләнгән, ак йөз, ир-егетләрне ымсындырып тулышкан күкрәкләр, яңаклары буйлап дулкынланып ике яктан төшкән учма чәче, сызылып киткән кара кашы, коңгыр күзләре күз алдыннан китмәде. Караңгы төшү белән кабат шул вакытка мәктәп капкасы янынарак килеп читтәрәк басып торып чыгуын көтте. Нәкъ кичәге көндәге вакытта мәктәп ишеге ачылып китте дә баскычта өч кыз күренде. Ак шәл бөркәнгәне Сәрия иде. Икенчесен дә танып алды Фәһим, анысы иптәш кызы Фәния икән. Ә Сәриягә ошаганы кем тагын? Буйга озынрак, күз-кашларда охшашлык бар. Аның турына җиткәч: "Сәрия,- диде ул кулы белән үзенә дәшеп, - кичә башлаган сүзне дәвам итсәк иде". Сәрия мондый борылышны көтмәгән иде булса кирәк, кичә кызларга ул бер сүз дә әйтмәде, ләбаса. Оятлы итте. Кичен дәрес хәзерлим дигән булып, бүлмәдән мәктәпкә чыгып китеп, егетләр белән очрашып, кочышып йөри икән диярләр! Бер бүлмәдә торган дус кызларыннан сер яшермәскә сүз куешканнар иде, ә аның менә нинди серен белми торганнар алар... Ул кызларга керә торырга кушып, үзе калды. "Син нинди сүз турында сөйлисең, без кичә берни турында да сөйләшмәдек лә синең белән, менә инде ялганлап, кызлар алдында мине кыен хәлгә калдырдың",- диде үпкәләгәндәй. "Соң кичә саф һава суларга чыгам дигән идең бит, чыкканыңны көттем, син чыкмадың... Төшемдә синең белән урам урап, серләшеп йөрдем",- дип елмайды ул күзләренә карап. "Әй, син сөйләрсең инде, мин хәзер ничек дип аңлатыйм инде, җитмәсә сеңлем дә ишетте. "Сеңлең мени ул, мин апаң дип торам тагын... буйга озын булгач",- дигән булды Фәһим сүз сөрешен дәвам итәргә тырышып. "Аны син генә әйтмисең инде,- диде дә сүзне икенчегә борды. - Син бу вакытта нишләп монда кызлар куркытып, урам таптап йөрисең, сессияң бетте мени, ташлап кайтмагансыңдыр бит?"

"Юк ла инде... бар да тәртип, сине сагынып кайттым, ашкынып," - дигән булды озын телләнеп. "Яратмыйм ялганчыларны, син анда кызлар арасында укыйсың бит. Артыңнан өере белән чабалардыр, кая инде безнең ишеләр уеңа кереп карау". Фәһим Сәриянең кабарып торган алсу иреннәренең тибрәлгәнен карап тора, алар арасыннан ниндидер сүзләр чыга, тик ни өчендер аның аңына барып җитми, каядыр бушлыкка очалар кебек иде. Сәрия дә аның карашын тотып алып, күзләрен аяк очларына күчерде. Аның бит, колак очларына кадәр салкыннан түгел, карашларның кайнарлыгыннан кызарып яна башладылар кебек. Ярый әле төн караңгылыгын сыегайтып янган электр утыннан моны ачык күрмидер Фәһим. "Ярар, мин керим инде, кызлар әлләни уйлар", - дип керергә борыла гына башлаган иде, Фәһим беләгеннән йомшак кына тотып үзенә таба тартты. Сәрия чайпалып китеп, аның кочагында калганын сизми дә калды. Ул шул кадәр тиз булды ки, иреннәр иренгә тиеп, татлы мизгелләрдә йөзеп тә киттеләр. Сәрия бераздан айнып киткәндәй Фәһимне этеп җибәрде дә, торакка таба йөгерде. Фәһим баскан урынында торып калды. Аның иреннәренә Сәриянең җылы, йомшак иреннәре һаман тиеп торгандай иде. Алай гына да түгел ул иреннәр тәме Фәһимне гомере буе озата баргандыр кебек. Бу аларның соңгы һәм тәүге очрашуы булды. Сәрияне суга карап әйтүе кебегрәк килеп чыкты, ахыры, ул кабат күрше авыл кызын исенә дә төшермәде, группасында егетләргә караганда кызлар күбрәк иде шул, ә тулай торакта әйткәндә юк...

Ә менә бүген ул аны кабат очратты. Хәтердә матур төсләргә төреп йөрткән кешеңне шушы кыяфәттә күрүе чарасыз итте аны. Теге вакытта очрашу шулай кыска булуына шатланып та куймады микән әле. "Яшәр идең шушындый хатын белән". Шулай да танышлары аша Сәриянең тормышын сораштырырга булды...

Язмыш аны, чыннан да, мамык биләүгә салып тирбәтеп кенә тормаган икән бит, җаны телгәләгән чаклары аз булмаган, ачы язмыш, егылгач торыйм дигәндә, кабат аяк чалган.

Сәрия соңарып кына хатын аерган бер иргә тормышка чыккан. Бер кыз, бер малайлары туган. Ун еллар чамасы бергә яшәгәч, ире машина авариясенә тарып, йөри алмас хәлгә килгән. Баштагы көннәрдә табиблар яшәвенә шик белдергән булсалар да, алга таба яшәр, тик озакка түгел дигәннәр. Көчле организм үзенекен иткән. Тик башына да зыян килгән булган, бахырның. Шушы ярты-йорты, холыксыз ирне, балаларының атасын, ике дистә елга якын карап, бакыйлыкка кадерләп озаткан ул. Балаларын укытып, туйлар ясау да аның җилкәсенә төшкән. Эшендә дә пенсия яше җитә инде дигәндә генә күңелсезлекләр килеп чыгып, ул эшләгән оешма да яшәүдә туктаган. Гомеренең соңгы сәгатьләренә кадәр оныкларын тәрбияләүдә булышкан. Балалары акыллы булып үскәннәр, әниләрен өф итмәгән урынга да утыртмаска тырышканнар. Шуларны ишеткәннән соң, күңелендә элек туган уйлары асты өскә килде аның. Соңгы күрүендә биргән бәя томан кебек таралып, зур ихтирамга лаек, олы йөрәкле хатын-кыз, ана булып гәүдәлләнде. Аны эзләп табып юатасы, матур сүзләр әйтәсе, озаклап сөйләшәсе килде Фәһимнең. Тик соңарганын, Сәриянең шушы көннәрдә генә гомер кояшы офыкка батканын белми иде шул әле ул.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңару! Хикәя