Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Шартлаткычка уенчык дип карамагыз

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашуга, шартлаткычлар, төрле пиротехника әйберләре иң популяр товарга әйләнә.

Аларны сату, саклау кагыйдәләрен үтәмәү, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә янгын куркынычы да арта.

Бәйрәмнәребез бәла-казасыз, күңелле узсын өчен кайбер кагыйдәләрне истә тотыгыз. Пиротехник эшләнмәләрне бары тик махсуслашкан кибетләр яки бүлекләрдән генә сатып алыгыз! Аларны саклау шартлары сакланмаган урыннардан алудан ерак торыгыз. Тиешле
температура, дымлылык сакланмаган очракта алар кулда шартларга мөмкин. Пиротехника эшләнмәләренең сертификация таләпләренә күз салу да зыян итмәс. Шулай ук аларны куллану турында белешмә дә булырга һәм ул рус телендә язылырга тиеш.
Кешеләр күпләп җыелган урында аларны кулланмагыз. Пиротехника эшләнмәләрен җылыту приборлары янәшәсендә тоту да катгый тыела!
Бу көннәрдә янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмнәр уздырылучы биналарда күзәтү-профилактика чаралары үткәрә, пиротехника белән сату иткән урыннар шулай ук игътибар үзәгендә.

Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу көннәрдә сәнәгать корылмалары, ягулык-энергетика комплексларына 500 метр, күпфатирлы торак йортлар, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектларына, халык күп йөри торган урыннарга, автомобиль юлларына 30 метр якынрак мәйданнарда пиротехник эшләнмәләр куллану катгый тыела.
Пиротехника эшләнмәләре сата торган урыннарны белсәгез, 7-42-55 телефон номеры буенча хәбәр бирү сорала.

 
Ирек Миңнеханов, Азнакай районы буенча күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев