Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сан алу – 2016. Авылда тәртип икән – ил дә бәрәкәттә

Мәгълүм булганча, быелның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу кампаниясе барды. Ул барлык авыл җирлекләрен колачлап, аграр сектор, шәхси хуҗалыклар, җир участоклары - барсы да барланды. Бакчачылык ширкәтләре, дача участоклары, берләшмәләре дә сан алуга кертелеп, ул берникадәр шәһәр халкына да кагылды. Шул рәвешле, илнең авыл хуҗалыгы...

Мәгълүм булганча, быелның 1 июленнән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу кампаниясе барды. Ул барлык авыл җирлекләрен колачлап, аграр сектор, шәхси хуҗалыклар, җир участоклары - барсы да барланды. Бакчачылык ширкәтләре, дача участоклары, берләшмәләре дә сан алуга кертелеп, ул берникадәр шәһәр халкына да кагылды. Шул рәвешле, илнең авыл хуҗалыгы өлкәсе тулысы белән инвентаризация узды. Бу кампания халыкта нинди фикер калдырды? Райондашлардан әнә шул хакта кызыксындык.

Фирдәвес Мөҗипов, фермер:

- Кошчылык белән 2002 елдан шөгыльләнә башладым. Бу тармакны ялгыз гына алып барып булмый, бөтенебез бергә эшлибез. Инкубаторлар алыр өчен хөкүмәттән зур кредитлар алдык. Аз процентлы булды, инде түләп бетердек. Кош-корт асрап башлаган идек тә, аларны ашатырга ашлык та кирәк бит: җирләр алып (хәзер 500 гектарга якын участогыбыз бар), бөртекле һәм азык культуралары үстерәбез. Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән лизинг программасы буенча техникалар - 1 комбайн, 4 йөк машинасы, 2 трактор, җир эшкәртү агрегатлары алдык. Аның кредитын да түләп бетереп киләбез. 2 тегермәнебез бар, онны да, катнаш азыкны да үзебез әзерлибез. Бүгенге көндә 10700 баш кош-корт тотабыз, ел башыннан 270 центнер кош ите җитештердек.

Минем шуны әйтәсе килә: яшьләр үз эшләрен башларга курыкмасыннар. Авырлыклар була инде ул, туктап калмаска, алга карап, план белән эшләргә кирәк. Район җитәкчеләре дә эшләгән кешенең кадерен белә, булдыра алганча ярдәм итә.

Авыл хужалыгы исәбен алу - бик кирәкле чара дип саныйм. Безнең ничек эшләгәнне, тырышканны хөкүмәт белергә тиеш, ярдәм дә шуннан чыгып оештырыла бит. Киләчәктә тагын да яхшырак шартлар тудырылыр, дип өметләнәбез.

Наил Мотыйгуллин, "Таллы Буләк» авыл хуҗалыгы җитештеру кооперативы җитәкчесе:

-Финанс ягыннан шактый авыр вакытта да авыл хуҗалыгында сан алуны уздыру - ул хөкүмәтнең бу өлкә белән кызыксынуын, киләчәктә тармакны үстерүгә булган омтылышын күрсәтә. Авыл хуҗалыгында соңгы сан алу 2006 елда булган иде, шушы ун ел эчендә күп үзгәрешләр булды, техникалар, технологияләр нык алга китте. Элек районда 35ләп хуҗалык иде, күпләрен инвесторлар алды, фермерлар да барлыкка килде. Безнен хуҗалык кебек зур үзгәрешләр кичермичә генә эшләвен дәвам иткәннәре дә бар. Хуҗалык итү формалары үзгәрсә дә, районда бер гектар җир дә хуҗасыз калмады. Җир бүген дә безне ашата, яшәтә, аның кадере артты, дияр идем мин. К.Маркс әйткәнме әле: «Бәхетнең атасы-хезмәт, анасы-җир», дип, үзең чәчкән басу, көтеп алган яңгыр, урам тутырып кайткан көтү - безнең өчен бәхет шул инде.

Лилия Сабирҗанова, Югары Стәрле авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең авыл җирлегендә халык тырыш, уңган. Авылларыбызның матурлыгы, йортларның төзеклеге шуны дәлилли. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән, шәхси хуҗалыклар да күпләп мал асрап көн итә. Әлбәттә, бу өлкәдә хөкүмәтебезнең бик зур ярдәмен тоябыз: малларга терлек азыгы әзерләү, күпләп сыер асраучылырга мини-ферма төзу өчен субсидияләр бирелә. Районда иң күп сыер саву аппаратлары да безнең җирлек хуҗалыкларына бирелде.

Яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. 2 ел рәттән Түбән Стәрле һәм Югары Стәрле авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеп, кулланылышка тапшырылды. Балалар бакчасы, мәктәп, клуб, мәчетләребез гөрләп әшли. Теләгән кешегә эш бар, кече эшмәкәрлекне җәелдерүчеләргә дә күп төрле ярдәм программалары каралган. Сан алу барышында авылның бүгенге халәте әнә шулай бөтен барлыгы белән саннарда яктыртылгандыр. Барыбызга да исән-сау булып, шулай матур яшәргә язсын.

Флюр Нигъмәтуллин, Яна юл бистәсе:

-Йорт җиткереп яшәп яткан шушы 10 ел эчендә бистәдә зур үзгәрешләр булды. Газ керде, юллар салынды, соңгы елларда балалар бакчасы, спорт корты, балалар өчен уен мәйданчыклары, кибетләр ачылды, мәчетебез бар. Күпләребез мал асрый, кош-корт тотабыз. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үсә, үзебезгә дә, балалар-оныкларга да җитә. Сан алучыларга боларның барсын да яздырдык. Аллага шөкер, эшебез дә бар, ашыбыз да.

Фәридә Гареева, «Нефтьче» бакчачылык ширкәте рәисе:

-Ширкәтебез 1962 елдан бирле эшли. Меңгә якын кеше йөри безнең бакчаларга. Күпчелеге пенсия яшендә. Зур яшьтә булуга карамастан, бакчаларын ташламыйча, аларны чиста-пөхтә итеп тотучы Любовь Виноградова, Анастасия Аскаевага сокланмый мөмкин түгел. Халык хәзер бакчаларын кабаттан яңарта башлады. Үзең үстергән кәбестә, кыяр-помидорга җитәме соң! Аннары, гаилә кесәсенә дә аз булса да файда. Авыл хуҗалыгы санын алу кампаниясендә безнең бакчачылык турында да мәгълүматләр алдылар, бәлки моның файдасы да булыр дип өметләнәбез. Су линияләре бик тузган, аларны алыштырасы иде.

Макъбүлә Латыйфуллина, Актүбә бистәсе:

-Яратам бистәнең шушы үзебез яшәгән Чәчәкле урамын. Аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, матурлык тудыручылар яши безнең бистәдә. Хуҗалыкта сыер тотабыз, сөте үзебезгә дә, күршеләргә дә җитә, 2 теплицабыз бар, бөтенесен үстерәбез. Сан алу вакытында барсын да бик рәхәтләнеп яздырдык, бистәдә дә әнә шулай үз хуҗалыгың белән бәрәкәттә яшәргә мөмкин булуын барсы да белсен.

Актүбә бистәсе Азнакайдан бер дә калышмый - яңа парклар, скверлар ачыла, спорт комплексы, бассейныбыз бар, мәчет hәм чиркәү эшли, бистә уртасында яңа фонтан да калыкты. Юлларны карап торалар, киң тротуарлар салына, урамнар матурлыгыннан күзләр камаша, шөкер, дөньялар җитүле, яшәүләре рәхәт.

Сан алу барышында районыбызда 10626 объект исәпкә алынды. Шулардан: 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1 микропредприятие (теплица),1 ярдәмчел хуҗалык (Лениногорск политехник көллиятенеке),12 бакчачылык ширкәте, 559 бакча участогы, 107 шәхси предприятие һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары, 8692 авыл җирлегендәге, 1240 - шәһәр җирендәге шәхси хуҗалыклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сан алу – 2016. Авылда тәртип икән – ил дә бәрәкәттә