Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Нигъмәтуллин Азнакайда яңа пар казаннары бинасы төзелеше белән танышты

Бүген Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында Азнакай җылылык предприятисендә булды һәм район Советы утырышында катнашты.

Мәгълүм булганча, шәһәрдә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча каралган.

Проект кысаларында җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары яңартыла. Узган ел 800 миллион сумга якын акча тотылган. Агымдагы елның җылылык сезоны башлануга 90 МВт куәтле яңа пар казаннары эшләтеп җибәреләчәк. Бүгенге көндә биредә җиһазларны урнаштыру, аларны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарыла. Аннан аны барлык инженерлык челтәрләренә тоташтыру көтелә. Бу максатларга тагын 700 миллион сум акча юнәлтү планлаштырыла.

Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары район Советы утырышында катнашты.

Сессиядә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов та бар иде.

Азнакай муниципаль районының 2025 елда социаль-икътисади үсеше һәм быелга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясап, район башлыгы аны бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында илебез иреген  яклаган солдатларга, аларның якыннарына рәхмәт сүзләрен җиткерүдән башлады.

«Бүген, махсус хәрби операция вакытында, районыбызда туып-үскән солдатлар һәм офицерлар Ватаныбызны саклау буенча изге бурычны намус белән башкаралар, куелган бурычларны батырлык белән хәл итәләр. Районда егетләребезгә, шул исәптән, һәлак булганнарның гаиләләренә, һәрьяклап ярдәм күрсәтү эше җайга салынган. Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләргә аерым игътибар бирелә. Моның өчен барлык ресурслар да файдаланыла: аларга квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә. Без сугышчыларга тернәкләнергә һәм тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез», – диде ул.

Сессиягә хәрби хезмәттән азат ителгән егетләребез дә чакырулы иде. Залда утыручылар махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучы батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Докладта шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең, сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге дә яктыртылды.

Соңыннан бер төркем азнакай­лыларга югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Тулырак – «Маяк» газетасының соңгы санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев