Районыбызның талантлы балалары – горурлыгыбыз
Азнакайда “Татар малае, татар кызчыгы – 2026” бәйгесенә йомгак ясалды. Ул районда алтынчы елын уздырыла.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм район мәгариф, мәдәният идарәсе ярдәме белән оештырылган 6-7 яшьлек малай һәм кызлар арасында “Татар малае, татар кызчыгы – 2026” бәйгесенә йомгак ясалды. Шәһәребезнең иң уңган, иң талантлы 27 баласы: 18 кыз һәм 9 малай көч сынашты.
Бәйгене йомгаклау тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Бөтендөнья татар конгрессының иҗтимагый бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, балалар бакчалары педагоглары, ветераннар, әти-әниләр һәм әлбәттә балалар үзләре катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде:
“Сабыйларда шундый асыл сыйфатлар тәрбияләгән, оештырган һәркемгә: “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына, Бөтендөнья татар конгрессына, мәдәният, мәгариф идарәләре коллективларына, балалар бакчалары педагогларына, әти-әниләргә, әби-бабайларга һәм инде әлбәттә, балаларга зур рәхмәт. Әлеге бәйге гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга җиткерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү һәм аны саклауда, халкыбызның асыл сыйфатларын саклауда зур әһәмияткә ия. Бу безнең һәммәбезнең изге бурычы. Изге эшне бердәм булып, бергәләп дәвам итәргә бурычлыбыз. Балаларыбызның татар телендә матур итеп сөйләшүе, җырлавы, биюләре – зур сөенеч. Бүген бу балаларның һәммәсе дә җиңүчеләр. Афәрин!” – диде ул.
Бәйрәм тантанасы балаларның искиткеч матур чыгышлары белән үрелеп барды. Бүләкләү мизгелләре тагын да күңеллерәк булды. Әлбәттә инде, кемнәрнең җиңү яулавы кызыксындырадыр. Ул турыда белү өчен “Маяк” газетасының алдагы саннарын көтеп алырсыз дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев