Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Почтальон Лилияне һәр өйдә көтеп алалар

Почтальоннар элек тә өйдә көтеп алынган кадерле кунак кебек булса, хәзер дә шулай.

Алар белән бергә дөнья сулышы, ил-көн яңалыгы килә. Лилия Мостафина да Яңа Юл халкы өчен шулай кадерле. Башкортстанның Бакалы районы Сакат авылында туган кыз мәктәпне тәмамлагач бухгалтерлык һөнәрен сайлый. Авыл хуҗалыгы техникумы юлламасы буенча ул Куштирәк авылына эшкә кайта. Биредә гомерлек яры Әхнәфне дә очрата. Үзгәртеп кору җилләре колхозларны тарата башлагач, 2008 елда Мостафиннар гаиләсе Азнакайга күченә. Үз көчләре белән Яңа Юл бистәсендә йорт салып керәләр. Әхнәф төзелеш эшләре остасы, Әлмәткә йөреп эшли. Лилия 9 ай өйдә утырганнан соң почта бүлегенә урнаша. – Апрель аенда үзебезнең бистәдә почта тарата башладым. Ул чакта юллар юк, урамнар саз. Хәзер, Аллага шөкер, тротуарга кадәр бар, – ди Лилия. Шулай да почтальон эше җиңелләрдән түгел. Җәяү 800 хуҗалыкны урап чыгарга кирәк. – Бистәнең бер ягы – миндә, икенчесе Гөлназ Мәхмүтовада. Элек газета күп алдыралар иде. Хәзер дә әз дип әйтмим. Дүртәр басмадан да ким алмаган кешеләр күп. Язылудан туктап торганнар да эзләп табалар. Пандемия чорында район газетасына язылучылар тагын да артты. “Өйдә ятып берни белмибез, “Маяк”сыз яшәп булмый икән”, - диләр. Эшемне яратам, яратмасам киткән булыр идем... Лилия белән сөйләшүе рәхәт. Ул бик ачык йөзле, итагатьле. Почтальон шундый булырга тиештер дә. Газета-журнал, пенсия генә көтми бит кеше, аралашырга, эч-серен бушатырга да иптәш эзли. Мостафиннар үзләре кебек тырыш-уңган ике бала үстергәннәр. Уллары Айназ Азнакайда “Росгвардия” җитәкчесе урынбасары, кызлары Гөлназ Казан дәүләт татар җыр һәм бию ансамблендә җырчы-биюче. Әби-бабайның куанычлары - 2 оныклары үсеп килә. – Газета укырга яратам, шуңа бу эшкә тартылганмындыр да. Әти белән әни бер-бер артлы вафат булдылар. Бик авыр кичердем югалтуны. Күңелдә бушлык иде. Почтага эшкә кергәч, кешеләр белән аралашу, йөрү ярдәм иткәндер дим, яшәү дәртем кабат кабынды, – ди Лилия Мостафина. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән шундый почтальоннар булганда, матбугаты да, хатлары да, түләү квитанцияләре дә вакытында килер. Аяклары гына армасын да, беләкләре генә талмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев