(Казан, 12 август, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Печән базары" фестивале программасы "Шигъри слэм"нан соң кинотеатр форматында дәвам итте.
Шигъри бәйгедә "Яңа дулкын" проекты аша сәхнәдә күренгән Гузәл Закирова жиңде.
Хәзер "Черек күл" паркында куелган өреп кабартылган зур экранда татар кинолары бара. Ул иң элек татар тарихына багышланган видеороликтан башланды. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән видеоролик рус телендә тәкъдим ителде.
Тамашачы Салават Юзеевнын татарометражкаларын, Илшат Рәхимбайнын Казан кинофестиваленең конкурс программасына кергән "Представь" фильмын, Байбулат Батулланың "Половинки" кыска метражлы фильмын карый алачак.
Яшьләр арасында иң алгы рәттә Рабит Батулла утыра.
Нет комментариев