Олимпиадаларда беренче җиңү яулаучылар
Азнакай укучылары үз белемнәрен төрле фәннәр буенча олипиадаларда сыныйлар. Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында районга иң беренче призлы урынны хокук белеме буенча Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучысы Альбина Якупова алып кайтты (укытучысы - Гүзәл Якупова). Астрономия буенча Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов республика олимпиадасында...
Азнакай укучылары үз белемнәрен төрле фәннәр буенча олипиадаларда сыныйлар. Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабында районга иң беренче призлы урынны хокук белеме буенча Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучысы Альбина Якупова алып кайтты (укытучысы - Гүзәл Якупова). Астрономия буенча Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов республика олимпиадасында - җиңүче, 9 нчы сыйныф өчен төбәк этабында призер булды. Шул ук мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы Дина Шәрипова да астрономия буенча республика күләмендә призлы урынны алды. Аларның остазы - физика укытучысы Валентина Гагина. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призерлар арасында 8 нче мәктәпнең 11 нче сыйныфыннан Динара Ганиева да бар (укытучысы - Фаварис Ильясов).
Миләүшә Зарифуллина,
мәгариф идарәсе методисты, сәләтле балалар белән эшләү һәм олимпиада хәрәкәте кураторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев