Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район авыллары ничек яши?

Кырларга чыктым, көтү көттем Җиһанда - җәй. Шифалы яңгырлардан соң бөтен җир йөзен ямь-яшел, сусыл үлән каплады. Кыш буе печән ашап яткан малкайларга да рәхәт. Алар көтүгә чыкты. Авылларда хәлләр ничегрәк икән? Кояш күтәрелә башлауга авыл халкы сыер, сарык, кәҗәләрен көтүгә куа, ул түбән тәгәрәгәндә урамнарны тузанга күмеп малкайлар өйләренә...

Кырларга чыктым, көтү көттем
Җиһанда - җәй. Шифалы яңгырлардан соң бөтен җир йөзен ямь-яшел, сусыл үлән каплады. Кыш буе печән ашап яткан малкайларга да рәхәт. Алар көтүгә чыкты. Авылларда хәлләр ничегрәк икән? Кояш күтәрелә башлауга авыл халкы сыер, сарык, кәҗәләрен көтүгә куа, ул түбән тәгәрәгәндә урамнарны тузанга күмеп малкайлар өйләренә йөгерә микән?
- Көтү май башыннан ук чыга башлады инде ул, - ди районда иң күп мал асраучылар яшәгән Стәрле авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабиржанова. - Баштан авыл халкы җыенында көтү өчен җаваплы кешеләрне билгеләдек. Көтүгә капка башыннан чиратлап чыгыш. Ничә көнгә? Анысы хуҗалыктагы мал санына карап билгеләнә. Үзләре чыга алмаганнар кеше яллый инде. Шөкер, әлегә акча эшләргә теләүчеләр бар. Бездә мал асрамаган хуҗалыклар бик сирәк. 210 йортка 256 баш сыер бар. Сарык, кәҗә асраучыларыбыз да күп. Сыер асрарга хәлләре, я теләге булмаганнар да малсыз түгел бездә. Кәҗә асраучылар күбәйде. Сыер һәм сарык көтүе бергә көтелә, кәҗәләр аерымрак.
Кәҗәләрнең ни өчен катнаш көтүгә кертелмәве яхшы аңлашыла. Авыл кызы буларак, көтүгә чыккалаган булды. Көтү башында иң алдан кәҗә "атаман" чаба. Аларга аерым игътибар кирәк, күз уңыннан бер дә ычкындырырга ярамый. Сарыклар әкрен генә бер урында чемченсә, болары як-якка каранып, тагын да тәмлерәк үлән, агач ботакларын эзләп тизрәк "шылу" ягын гына карый. Күпме генә игътибарлама, саклама, көн азагына барыбер югалалар инде алар. Эссе көннәрдә сарыклар кебек озаклап туплап ятты ди инде кәҗә. Кәҗәкәйләр авыл көтүчесен генә түгел, хәтта администрациядә эшләүчеләрне дә борчырга өлгерәләр икән.
- Авылларда көтү мәсьәләсенә килгәндә бер генә проблема бар - кәҗә, - ди авыл җирлекләре белән эшләү буенча сектор мөдире Наил Сабирҗанов. - Кешеләр гел шалтырата торалар: кемнеңдер кәҗәсе кереп бакчасындагы түтәлләрне таптап, алмагачларын кимереп чыккан. Кешенең олы хезмәте, кышлык ризыгы бит инде ул. Авыл җирлекләре башлыклары, административ комиссия белән эшлибез, кисәтүләр ясыйбыз. Андый хокук бозулар өчен тиешле закончалыклар нигезендә минималь штраф күләме 2 мең. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә күренәләр алар кәҗәләр. Малның гаебе юк, барсы өчен дә хуҗасы җавап тота.
Элек көтүче авыл халкы өчен бик абруйлы иде. Алар күпчелек башка авыллардан яллана, чират буенча йорт буенча кунып та чыгалар иде. Күпчелек кешеләр мунча ягып тора, ашата-эчертә, иртән көнлек ризыгын тутырып җибәрә. Юк, юк дигәндә мондый традиция кайбер авылларда бүген дә саклана икән әле.
- Узган елларда алай кунып ук йөрмәсә дә, капка башыннан көтүченең сумкасын тутырып җибәрә идек, - ди Туйкә авыл җирлеге секретаре Эльмира Садыйкова. - Кемдер намус белән сумканы тутырып җибәрә, кемдер төбеннән дигәндәй. Хәзер менә көтүчебез юк. Авыр эш бит. Китте. Чиратлап көтәбез. Кемгәдер шулай уңайлы, кемгәдер авыр. Малларыбыз күп түгел, Туйкәдә кырыклап баш кына. Сарык асраучылар исә көтү мәсьәләсен үзләре хәл итә.
Кояш белән бергә уянып, ул офык артына кереп киткәнчегә кадәр яңгыр, җил астында (кайбер көннәрдә 14әр сәгать туры килә) яланда йөрүче, ашлама ялый күрмәсен, машинага тапталмасын һәм тагын да әллә ничә төрле бәла-казага юлыга күрмәсен ди-ди ничәмә-ничә малны күз уңында тотучы көтүченең хезмәте лаеклы бәяләнәме?
- Кешеләрнең хезмәт хаклары артмагач, көтүче хезмәте өчен түләүне дә элеккечә, мал башыннан 800 сум итеп калдырдык, - ди Әгерҗе авыл җирлеге секретаре Гүзәлия ханым. - Элеккеге кебек гөрләп үк тормаса да хуҗалыкларда мал саны кимемәде. Сыер һәм сарык көтүе бергә йөри.
Авылның ныклы һәм ышанычлы үз көтүчеләре бар. Әгерҗелеләр бу яктан бәхетле. Бу авыр һәм җаваплы хезмәтне биредә улы белән бергә Зөфәр Газизов башкара. Ә түләү мәсьәләсенә килгәндә моны бөтен шартларны да исәпкә алып, төрле авылда төрлечә куйганнар: уртача 1 меңнәр чамасы. Үз чиратыңа көтүче яллыйсың килсә, анысын үзара хәл итәсең.
Капка башыннан чиратлап көткәндә малың аз булса, елга бер генә тапкыр чыгарга туры килә. Бик сирәк кенә ике тапкырга әйләнә. Берме, икеме, борчыласы юк, чөнки шул ук чират икенче елга да дәвам итә. Исән-сау кышны кышлап чыгасы гына кала.
- Безгә, көне-төне компьютер артында утырган кешегә, елга бер тапкыр табигать кочагына чыгып керү рәхәт кенә инде ул, - ди Кәкре Елга авылы килене Сиринә Мөхитова. - Көне генә матур булсын. Менә монысы инде бәхет эше.
Елга бер тапкыр ничек тә булса көтүгә чыгарбыз. Шөкер, авылларыбыз яши, мал-туар асрыйбыз, җәйләрен җиленнәре шыплап тулган сөтлебикәләр, тыңлаучан сарык, үҗәт кәҗәләр урамнарны тузанга күмеп өйләргә ашыга, табыннарыбыз мул. Тормышыбыз алга таба да бәрәкәтле булсын!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ничек яшисең, авыл?