Монолит микрорайонында сөрән суктылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолит микрорайонында сөрән суктылар

Агымдагы атнада Азнакайда милли бәйрәмебез – Сабантуйлары гөрләячәк.

7 июньдә ул авылларда үтсә, шәһәр Сабан туе 8 июньдә булачак. Бу көннәрдә авылларда, шул исәптән шәһәрдә бәйрәм алдыннан Сөрән сугу – бүләк җыю йоласы уздырыла.

Әлеге чарага Монолит микрорайонында яшәүчеләр дә актив кушылдылар.

«Бездә сөрән сугу ел саен шулай зурдан үтә. Быел да күпләп бүләкләр әзерләгәннәр иде. Олысы-кечесе Мәдәни үзәк белгечләренә кушылып уйнап-җырлап, изге теләкләре белән озатып калдылар», – ди 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.


Нет комментариев