Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Министр Дамир Фәттахов Азнакай яшьләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасының яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов Азнакайга эшлекле сәфәр ясады.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә министр «Ак чишмә», «Кояшкай», «Каенкай» балалар-сәламәтләндерү лагерьлары, «Яшьлек» яшүсмерләр клубы, Яшьләр үзәге һәм башка социаль объектлар белән танышты, Мәдәни үзәктә район яшьләре активы белән очрашты. Биредә Яшьләр инициативалары форумы узды. Анда утызга якын проект презентацияләнде. Аларны экспертлар бәяләде.

«Шундый матур, кунакчыл, чиста җирдә яшисез. Яшьләр - ул бүгенге көн. Барысы да сезнең кулда. Идеяларыгыз бик күп. Сезне вакытында ишетергә һәм аларны тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырырга тиешбез», - диде Дамир Фәттахов.

Әлеге хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев