Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кризиска карамый, Азнакай алга атлый

Дөньялар никадәр катлаулы булмасын, тормышларыбыз һич тә зарланырлык түгел. Көннәребезнең иминлегенә, табыннарыбызның муллыгына, өсләребезнең бөтенлегенә сөенеп туймаслык. Илдәге икътисади кризиска карамастан, республикабыз, шул исәптән районыбыз да алга куйган максатларына кыю атлый. Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлар сафында барса, районыбыз да күп кенә юнәлешләрдә республикада өлге булып...

Дөньялар никадәр катлаулы булмасын, тормышларыбыз һич тә зарланырлык түгел. Көннәребезнең иминлегенә, табыннарыбызның муллыгына, өсләребезнең бөтенлегенә сөенеп туймаслык. Илдәге икътисади кризиска карамастан, республикабыз, шул исәптән районыбыз да алга куйган максатларына кыю атлый.

Төп икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында лидерлар сафында барса, районыбыз да күп кенә юнәлешләрдә республикада өлге булып тора. Бу хакта районның 85 еллык юбилеенда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Шушы көннәрдә генә Азнакайга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит ясады.

- Зур уңышларга ирешеп, илне-көнне куандырып, тулы канлы матур тормыш белән яшисез, - диде ул да куйган хезмәтләребезгә югары бәя биреп.

Районны кайсы яклап кына алсак та, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, социаль өлкәме - зур үсеш күрәсең. Республикабызда утыздан артык Президент программасы эшли. Аларның күбесе районыбызда да уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда калкып чыккан дистәләгән спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау биналары, парклар һәм скверлар, яңа салынган һәм ремонтланган йөзләгән чакрым юллар - шушы программа җимешләре.

Авыл хуҗалыгында яңа технологияләр куллану Азнакайның игенчелектә элекке данын кайтырды. Катлаулы табигать шартларына карамастан, быел да кырлардан 151 тонна ашлык җыеп алынды. Терлекчелектә дә малларның баш саны һәм сөт җитшетерү артуга таба бара. Барлык фермаларда заманча сөтүткәргечләр һәм суыту җиһазлары урнаштырылган.

Инвестицияләр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итүне алдынгы бурыч итеп куйды.

- Ул районыбызда да өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Яңа инвестицион проектлар бюджет керемен тулыландыруда, эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия. Бездә инвесторларны җәлеп итәр өчен шартлар күп. Табигый-чимал запаслары, уңай географик шартлар, транспорт мөмкинлекләре… Азнакаебызның табигате искиткеч, ял, туризм өчен гүзәл урын, - ди район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Инвестицияләр җәлеп итү буенча Азнакай районы республика муниципаль берәмлекләре арасында алдынгы урында тора. Бүгенге көндә шәхси инвестицияләр хисабына төзелгән "Тәмле", "Агат", "Шифа" сәүдә объектлары, заманча кинотеатр белән "Восток" зур сәүдә-күңел ачу комплексы халыкка хезмәт итә.

Районыбыз чит илләр белән дә мәдәни-икътисади багланышта. Бездәге мөмкинлекләр белән Беларусь, Төркия, Италия делегацияләре кызыксынды.

- Сезнең район инновация, инвестиция потенциалыннан чыгып караганда ике як өчен дә бик файдалы мәйдан, - дип бәя бирде Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан "ARBEL" шурасы рәисе Мәхмүт Арслан.

Кырым Республикасының Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров эшлекле визитында үзебезнең "Нефтемаш" заводында җитештерелгән модульле ФАПларга соклану белдергән иде. Быел апрель аенда Кырымның берьюлы 12 районында Азнакайда ясалган 20 модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып модульле ФАПлар төзи башлады һәм бүгенге көндә нәкъ менә безнең республика бу объектларны бөтен ил өчен җитештерә.

Район бюджетының 25 процентын бүгенге көндә эшмәкәрләребез тулыландыра. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм максатыннан дүрт сәнәгать мәйданчыгы ачылды. Бүгенге көндә һәрберсендә 13 резидент эшли. Аккредитацияләнгән мондый мәйданчыкларда үз эшен башлап җибәрүчеләр өстәмә дәүләт ярдәменнән һәм башка ташламалардан файдалана алалар. Эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров узган ел гына да эшмәкәрләрнең 350, быел 118 яңа эш урыны булдыруын, төрле программалардан былтыр 54, 5 млн сум, бу ярты елда 37 млн сум күләмендә акча җәлеп итүләрен белдерде.

- Авылларда да гаилә фермалары һәм хуҗалык итүнең башка кече формалары актив үсештә. Районда 37 гаилә фермасы бар. Хуҗалыкларда мал асрауны арттыру максатында 4-5 баш савым сыер асраучы хуҗалыкларга савым аппаратлары, яңа өйләнешкән парларга бозаулар бирелә. Районыбызда кош-корт асраучы, умартачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр арта. Аларның продукцияләрен халыкка җиткерү өчен даими рәвештә ярминкәләр оештырыла, үзәк базарда да ял көннәрендә сату өчен бушлай аерым урын бирелде, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Яңа эш урыннары булдыруда Актүбә бистәсендәге 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мега-ферма да зур әһәмияткә ия.

Без үзебезнең икмәк комбинаты, май заводын саклап калдык, район кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген көчәйтү өлкәсендә ныклы эш алып барыла.

- Муниципалитет туризм, төзелеш, агач эшкәртү, азык-төлек сәнәгате, спорт, дәвалау-профилактика һәм башка өлкәләрдә дә инвесторлар белән уртак проектлар төзергә, үзара хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер. Эшлекле, тәвәккәл, инициативалы партнерларны көтеп калабыз, - ди район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кризиска карамый, Азнакай алга атлый