Яхшыбай авылында яшәүче безнең кадерлебез Кәримов Расих Әхмәтсафа улының 27 сентябрьдә зур юбилее. Аны ихлас күңелдән тәбрик итәбез.Куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Әниебез белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да тиздән 45 ел була. Бер-берегезгә кирәк булып, ныклы терәк булып тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Үстергән ул-кызыгызның,...
Яхшыбай авылында яшәүче безнең кадерлебез Кәримов Расих Әхмәтсафа улының 27 сентябрьдә зур юбилее. Аны ихлас күңелдән тәбрик итәбез.Куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез. Әниебез белән тормыш юлыннан бергә баруыгызга да тиздән 45 ел була. Бер-берегезгә кирәк булып, ныклы терәк булып тагын озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын. Үстергән ул-кызыгызның, кияү-килен, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәргә язсын.
Чәчләреңне чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы хәсрәт күрми яшә әле.
Ялгыз агачны җил сындыра,
Парлы сынмый да, сыгылмый да.
Һич сынатмабыз, сыгылмабыз,
Һәрчак бергә булганда гына.
Хатының Фәния, балаларың, оныкларың Илнур, Элина, Илдан, Илкам, Азалия, Гадилә.
Нет комментариев