“Изгелек җирдә ятмас”, – диләр Чалпы авылы яшьләре
Апрель аенда Республика күләмендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үтте. Акция бер атналык кына булса да, без гомер буе мәрхәмәтле булсак иде. Чалпы авылында уңганлыклары, хезмәтне яратулары белән аерылып торган яшьләребез бар. Авылда нинди генә эш булмасын, алар һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зыярат чистартуда беренчеләрдән булып катнашалар....
Апрель аенда Республика күләмендә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе үтте. Акция бер атналык кына булса да, без гомер буе мәрхәмәтле булсак иде. Чалпы авылында уңганлыклары, хезмәтне яратулары белән аерылып торган яшьләребез бар. Авылда нинди генә эш булмасын, алар һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Мәктәпнең, балалар бакчасының хуҗалык эшләрендә, парк, зыярат чистартуда беренчеләрдән булып катнашалар. 23 апрельдә яшьләр инициативасы белән авылның зур зыяратын чистартуда әтиле-уллы Альберт һәм Әлфис Гаффаровлар, Самат һәм Салават Саттаровлар, Хәлил һәм Нәфис Халимовлар; абыйлы-энеле Марат һәм Булат Сәйфетдиновлар; Илмир Гаффаров, Илдар Бадыйков, Азамат Мөхәммәдиев, Инсаф Шәрәфиев, Рәфыйк Җиһангиров, Марат Гыйләҗов, Илдус Хөснетдинов, Йосыф Габидуллин, Ирек Каһировлар зур тырышлык куйдылар. Кылган гамәлләре үзләренә изгелекләр булып кайтсын иде.
Гөлфия Ибраһимова,
Чалпы авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев