Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 1,7 мең кеше яңа белгечлекләргә укып чыккан

2023 елда республикада әлеге үзәкләрдә 8 276 кеше яңа белгечлеккә укыган.

2024 елда Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыкты. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Федераль бюджет исәбенә оештырыла торган белем бирү курсларында гражданнарның аерым категориясе укый ала. Мәсәлән: 50 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге затлар, инвалидлар, эшен югалту янаган хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр һ.б.

Бүгенге көндә Татарстанда дүрт кадрлар үзәге эшли. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Кукмара шәһәрләрендә түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

  • Казанда Мәскәү районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге – Гагарин урамы, 46нчы йорт;
  • Чаллыда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында «Россия эше» кадрлар үзәге – Сөембикә проспекты 43/20нче йорт;
  • Әлмәттә «Россия эше» кадрлар үзәге – Герцен урамы, 86а номерлы йорт;
  • Кукмарада «Россия эше» кадрлар үзәге – Ворошилов урамы, 44нче йорт.

Яңа белгечлеккә укырга теләүчеләр «Россия эше» («Работа России») интернет-порталында (trudvsem.ru/) теркәлеп, белем бирү программасын һәм оешмасын сайлап, гариза җибәрергә тиеш.

Хәзерге вакытта 263 программа буенча укытулар үткәрелә, алар арасында – мәгълүмати технологияләр өлкәсе, мәгълүматлар аналитикасы, программалаштыру, персонал белән идарә итү, финанслар, маркетинг, дизайн, мәгариф, хезмәт күрсәтү һ.б. кебек юнәлешләр бар.

Әлеге портал шулай ук эш тәкъдим итүчеләргә дә кирәкле кадрлар табарга булыша. Мәсәлән, «Максатчан укыту» бүлегендә эш бирүче үзенә кирәкле белгечләрне укыту өчен килешү төзи ала. Ә «Практикалар һәм стажировкалар» бүлегендә яшь белгечләрне булачак эш процессы белән таныштырып һәм предприятиедә практика яки стажировка үтәргә чакырып, алга таба аларны шунда эшкә җәлеп итәргә була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешен колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда яңа – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектлары башланачагы турында игълан итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев