“Яшь әти-әниләр” проекты Татарстан Республикасы Рәисе грантын отты
Азнакай шәһәре ЗАГСы бүлегендә булачак әти-әниләр белән очрашулар дәвам итә.
Азнакайлыларның гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән бу тәҗрибәләре республика күләмендә дә хуплау алды һәм югары бәяләнде. Азнакайлылар өчен тагын бер сөенечле хәбәр: «Яшь әти-әниләр» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантын отты. Бу гаиләләргә ярдәм юнәлешендә тагын да киңрәк эшчәнлек алып барырга мөмкинлекләр бирәчәк.
2025 елның чираттагы очрашуына бәби табарга әзерләнүче әниләр (берничә генә әти) җыелды. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, Зәңгәр мәчеттән Нәфис хәзрәт Хәкимов, Азнакай сырхауханәсенең медицина психологы Оксана Никонорова, табиб акушер-генеколог Айгөл Кидрасовалар әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, киңәшләрен бирделәр. Булачак әниләргә бишек җырлары язылган китаплар да бүләк иттеләр әле. Кичә булачак әниләрнең бишек җырын башкаруы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев