Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялчыгол мирасы Азнакай белән Сарманны берләштерде

Бүген район үзәк китапханәсендә дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе, табиб, гомумән, киңкырлы шәхес – Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган эшлекле дә, җанлы да, истәлекле дә очрашу узды

Аны китапханә хезмәткәре Ләйсән Габидуллина күңел җылысын салып алып барды.

Очрашуда күршеләребез – Сарман районыннан килгән төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, танылган тарихчы, мөгаллим Назыйм Мәхмүтов,  язучы-тарихчы Марсель Гарипов, Татшуган авылы тарихына багышланган китап авторы, төбәкне өйрәнүче тарихчы Рүзилә Шәйхулова, Чалпы авылының хөрмәтле кешеләре – Рәсимә Шәйхулова, Зөфәр хәзрәт, районның мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат Шәйхулова һәм җирле язучыларыбыз –«Гөлстан» берләшмәсе әгъзалары, политехник техникум студентлары катнашты.

 Гаять кызыклы фактларга һәм эчтәлекле чыгышларга  бай булган кичә хакында тулырак язманы «Маяк» газетасы битләреннән укырсыз.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев