Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөл-чәчәкле бәйрәм

Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булды.

Чын мәгънәсендә чәчәкләргә күмелгән бәйрәм булды ул. Чәчәкләр – сәхнәдә дә, фойеда да һәм әлбәттә, гүзәл хатын-кызларыбызның кулларында да.

Олы рәхмәт сүзләре белән ихлас күңелдән тапшырылган чәчәкләр. Бәйрәм тантанасын ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин районыбыз хатын-кызларының тормышыбызның һәр өлкәсендә: хезмәттә дә, өйдә дә… һәркайда  фидакарь хезмәт куюларын, үрнәк булуларын әйтеп узды, аларга  барлык ир-егетләр исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның изге теләкләренә  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов та кушылды. Рәхмәтләрнең иң зурысы бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеге сагында торган ир-егетләребезнең әниләренә, тормыш иптәшләренә иде.  Шундый күңелле бәйрәмгә үз өлешләрен керткән нефтьчеләр, җитәкчеләребез, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре адресына да олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм районыбыз артистлары, балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. «Ел хатын-кызы.Ел ир-аты:хатын-кыз карашыннан» бәйгесендә җиңүчеләр, волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучылар һәм башка актив хатын-кызларыбызга бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә танылган татар эстрада җырчысы. Ләйлә Ганиева  килгән иде. Ул үзенең матур тавышы, моңлы башкару осталыгы белән тамашачылар күңелен яулады.

«Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!» – дип ир-егетләребез  чәчәк бәйләмнәре тапшырып, озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев