Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерҗедә каз өмәсе үткәрделәр

Авылда ихата тутырып мал- туар, кош-корт асраган гаиләләр күп.

Хәзер авылда каз өмәләре гөрли.
 Шундый гаиләләрнең берсендә- Сатиковларда узган өмәне Руза апа Сибиева дога сүзләре белән башлап җибәрде. Ул җыр-моңнарга, милли уеннарыбызга  да бай булды. "Яшь йөрәкләр"ансамбле борынгы һәм заман җырларын сузды. Өмәнең әнә шул матур бизәген Әгерҗе авылы һәм Мәнәвез мәдәният йортлары җитәкчеләре Гөлнара Гапдрәкыйпова, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Фаизова,  Гөлназ Исламова оештырдылар.
 Айгөл һәм Дима Сатиковлар 5 бала үстерә, бик тырыш гаилә. Күршеләре белән дә тату, ярдәмләшеп гомер итәләр. Өмәчеләрне күршедәге Гөлсирин ханым тәбикмәкләре белән сыйлады.
-Каз итләрен сихәтлектә, куанып ашарга язсын, киләсе елларда да казларыгыз  уңсыннар!- дип таралышты авылдашлар өмәдән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев