Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Диңгездә кызынасың килсә, әҗәтләреңне түләргә онытма!”, –диләр Азнакай районара салым инспекциясе хезмәткәрләре.

Җәй - көтеп алган ял, отпусклар чоры. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәрбер граждан чит илләргә чыга ала. Әмма "Россия Федерациясеннән чыгу һәм РФгә керү турындагы"закон карарлары нигезендә суд тарафыннан салынган йөкләмәләр үтәлмәгән очракта, граждан андый хокуктан мәхрүм ителә. Ул салым, штраф, пеня һәм башка җыемнар булырга мөмкин. Бу шулай ук...

Җәй - көтеп алган ял, отпусклар чоры. Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәрбер граждан чит илләргә чыга ала. Әмма "Россия Федерациясеннән чыгу һәм РФгә керү турындагы"закон карарлары нигезендә суд тарафыннан салынган йөкләмәләр үтәлмәгән очракта, граждан андый хокуктан мәхрүм ителә. Ул салым, штраф, пеня һәм башка җыемнар булырга мөмкин. Бу шулай ук бик аз гына әҗәте булганнарга да кагыла. 17нче районара салым инспекциясе җәйге яллар һәм отпусклар алдыннан әнә шундый күңелсез хәлләргә тарымас өчен физик затларга да, эшмәкәрләргә дә алдан ук әҗәтләрне түләп куярга киңәш итә. Андый чикләү салым органы карары белән суд приставы-башкаручылары тарафыннан үтәлә.

Салым түләү вакыты узганнан соң 5 көн дәвамында физик затка әҗәтләр турында хәбәр җибәрелә. Әгәр шуннан соң да да салым түләнмәсә, ул мәҗбүри рәвештә (шәхси эшмәкәрләргә), яки суд тәртибендә (физик затлар өчен) алына. Бурычлыга әҗәтенең 7 проценты күләмендә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) җыем түләргә дә туры килә. Шунысын да әйтеп узарга кирәк әгәр дә бурыч 25 меңнән артмаса, салым органы башкару документларын салым түләүченең эш (пенсия, стипендия) бирүчесенә җибәрергә хокуклы.

Бурычларны түләү өчен "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" Россия ФНСның интерактив сервисыннан файдаланырга мөмкин. Монда бурычның суммасын гына түгел, аның кайдан килеп чыкканын да күрергә мөмкин. Шунда ук онлайн режимда 30 банк-партнер аша әҗәтне түләргә яки квитанцияләрне бастырып алырга да була. Бурычлар турында мәгълүмат Дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталларында да бар. Җәйге ялларыгыз күңелле узсын дисәгез, бурычларыгызны үзвакытында түләргә онытмагыз!

Н.Андреева, салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев