Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш

Быел районыбызда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә поликлиникага 4742 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 2453е барлык тикшеренүләрне тулысынча үтеп бетергән. Бу саннар халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы хакында сөйли. 9 ай эчендә зыянлы производствода хезмәт куючы 3962 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән. Нефть, транспорт сәнәгатендә эшләүчеләр аны даими үтеп торса...

Быел районыбызда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш.

Бүгенге көнгә поликлиникага 4742 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 2453е барлык тикшеренүләрне тулысынча үтеп бетергән.

Бу саннар халыкның үз сәламәтлегенә битарафлыгы хакында сөйли.

9 ай эчендә зыянлы производствода хезмәт куючы 3962 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән.

Нефть, транспорт сәнәгатендә эшләүчеләр аны даими үтеп торса да, авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләр үз сәламәтлекләре турында кайгыртмый.

Район буенча 2048 авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре үтәргә тиеш булса, әлегә нибары өч: "Кәримов Ф.Р." фермерлык хуҗалыгы, Мөстәкыймов һәм Тукай исемендәге хуҗалыкта эшләүчеләр генә тикшерелгән.

Өлкән яшьтәгеләрне диспансерлаштыру барышы белән таныштырып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин планның бары 43 процентка гына үтәлүен әйтте.

Әлеге программа кысаларында хатын-кызларны Әлмәткә онкология диспансерына тикшеренүгә алып баралар.

Баш табиб транспорт белән тәэмин иткән оешмаларга рәхмәтен җиткерде. Ул транспорт бирергә теләмәгән, димәк үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртмаган җитәкчеләрне тәнкыйть утына тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 11 мең кеше диспансеризация үтәргә тиеш