Азнакай Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуын билгеләп үтә
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне. Бу сугышның фаҗигасе Татарстанны да читләп үтмәде. Тугыз мең ярымнан күбрәк якташыбыз әлеге хәтәр бәрелешне кичте. 233 якташыбыз гомерлеккә гарипләнеп калды, 536 егет төрле тән...
15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне.
Бу сугышның фаҗигасе Татарстанны да читләп үтмәде. Тугыз мең ярымнан күбрәк якташыбыз әлеге хәтәр бәрелешне кичте. 233 якташыбыз гомерлеккә гарипләнеп калды, 536 егет төрле тән җәрәхәтләре алды, 1665 кеше күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. Татарстанның 260 егете чит җирләрдә үлеп калды. Алар бүген безнең арада булырга, балалар үстерергә, әти-әниләрен сөендереп яшәргә тиеш иделәр дә бит... Хәрби язмыш башкачарак хәл итте шул.
Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил Рәшит улы - Әфганстанда, дүртәү: Кәримов Айрат Альберт улы, Зәйнетдинов Айгиз Мирзашәех улы, Хафизов Дамир Рәфис улы, Сөләйманов Руслан Рөстәм улы Чечен Республикасында һәлак булдылар.
Без аларның якты истәлеген күңелләрдә саклыйбыз, алар белән горурланабыз. Авыр кайгыдан күз яшьләре бүгенгәчә кимемәгән солдат әниләре, офицер хатыннары! Сезнең кайгы-хәсрәтнең никадәр зур булуын аңлыйбыз, әрнүләрегезне уртаклашабыз, хөрмәт белән башларыбызны иябез!
Тормыш дәвам итә. Әфган, чечен бәрелешләре ветераннарының күпчелеге тыныч тормышта югалып калмадылар, район һәм шәһәребезнең социаль-икътисади эшчәнлегендә актив катнашалар. Югары белем алалар, эшмәкәрлекне үзләштерәләр, үз бизнесларын булдыралар. Россия Герое Ильяс Дауди, "Лидер-авто" генераль директоры Миргазиян Динмөхәммәтов бу хәрәкәтнең алгы сафында атлыйлар.
Батыр егетләребезнең әти-әниләренә, әфган, чечен сугышларын һәм башка локаль конфликтларны кичкән райондашларыбызның барсына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып яшәүләрен телим!
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев