Уйный белми хәзерге балалар. Телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитә аларга.
Безнең балачактагы сәгатьләр буе кереш тарттырып сикерүләрне, ватык телефон, лапта уеннарын белми дә, аңламыйлар да. Әллә хәзерге балаларны уйнарга өйрәтергә кирәкме? Электәге уеннарны кабат кайтарсаң, алар янә популярлашып китмәс идеме икән? Кыскасы, тәҗрибә үткәрергә уйланды. Телефонга береккән балаларга...
Уйный белми хәзерге балалар. Телевизор, планшет, смартфон, компьютер булса, шул җитә аларга.
Безнең балачактагы сәгатьләр буе кереш тарттырып сикерүләрне, ватык телефон, лапта уеннарын белми дә, аңламыйлар да. Әллә хәзерге балаларны уйнарга өйрәтергә кирәкме? Электәге уеннарны кабат кайтарсаң, алар янә популярлашып китмәс идеме икән? Кыскасы, тәҗрибә үткәрергә уйланды. Телефонга береккән балаларга совет заманындагы уеннарны өйрәтергә булдык.
Әти-әни - аниматор
Халык уеннары элек-электән килгән. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез балачаклары турында сөйләгәндә, гел «Дүртпочмаклы», «Ал кирәк, гөл кирәк» кебек уеннарны искә алалар иде. Төптәнрәк уйласаң, бу уеннар халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыра, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу чарасы да бит. Җитмәсә элеккеге уеннар сәламәтлек өчен дә файдалы, балаларда өлгерлек, тапкырлык, кешелеклелек, сабырлык сыйфатларын арттыра.
Кызымның туган көнендә аниматор ялламадык быел. Сынап карарга булдык, элеккеге уеннарны үз итәрләрме икән? Әллә телефондагы заманча уеннарны өстен күрерләрме? Кыскасы, кызларга балдак салыш уенын тәкъдим иттек. Аннары «ватык телефон», «ашарга ярый, ярамый» кебек уеннар хутка китте. Баштарак гаҗәпләнеп калсалар да, ахырдан, телефоннары кайда икәнен дә оныткан балаларны туктатып булмады. Әле дә «әйе, юк димәскә, ак карага тимәскә» уенын уйныйк, ди кызым. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балаларга күрсәтергә, өйрәтергә генә кирәк икән. Аларга уйнаудан бигрәк, бу процесста әти-әнинең катнашуы да мөһим бугай.
Балаларны зирәклеккә өйрәтә торган совет заманындагы файдалы уеннар:
«Песи, песи, каймак нинди төстә?»
Санамыш ярдәмендә «песи» билгеләнә. Түгәрәктә торган балалар барысы бергә: «Песи, песи, каймак нинди төстә?» - дип сорыйлар. «Песи» бер төсне атый да, балалар, төркем буйлап йөреп, шул төстәге әйберне табалар.
«Атып чыгарышлы уены»
Ике уенчы капма-каршы баса. Аларның максаты - уртадагы бер төркем уенчыларга туп тидерү. Ә уртадагылар туптан качарга тиешләр. Очып барган тупны тота алганга бер балл языла. Димәк, бер тапкыр туп тисә дә, ул әле уенда кала дигән сүз. Ахырдан уртада бер генә уенчы калгач, аңа ничә яшь, туп атудан шул кадәр сакланырга тиеш булачак. Эләктерсә - җиңелә.
«Мин беләм биш кыз исемен»
Уенчы тупны җиргә бәреп, мин беләм биш кыз исемен ди һәм туп җиргә тигән саен, биш кыз исемен атарга тиеш була. Аннары кыз исемнәрен башка әйберләр алыштыра, әйтик, мин беләм биш малай, чәчәк, агач, китап, шәһәр исемен. Гадәттә, туп уйнаганда бу исемнәр тиз генә искә төшми. Уенчы биш исемне берьюлы әйтеп бетергәч кенә киләсе турга күчә ала.
Эльвира Мозаффар
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев