Бер елда “Татар әдәбияты үзәге” сайтын 15 мең кеше файдаланган, 1 500 китап сатылган
"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин. (Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының...
"Сайтка өстәмә рекламалар ясалмады, кулланучылар үзләре кызыксынып тапты", - ди Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.
(Казан, 2 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 2016 елның июленнән алып бүгенге көнгә кадәр "Татар әдәбияты үзәге" сайтыннан 15 мең кеше файдаланган. Шулай ук бу вакыт эчендә 1500 китап сатылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә "Татар әдәбияты үзәге" сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.
"Сайт 2016 елның июленнән эшли башлады. Без сайтка өстәмә реклама ясамадык. Бу вакыт эчендә баш күтәрмичә эшләдек. Китаплар санын арттырдык, авторлар белән килешүләр төзедек. Сайтны 15 мең кеше кулланды, 1 500 китап сатылды. Алар аны кызыксынып тапканнар", - диде Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин.
Татар әдәбияты сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.
Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайтка www.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.
Источник: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев