Барысы да халык мәнфәгате өчен...
Җитәкчеләр урынга барып киңәштеләр
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равиль Гинатуллин һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашында урынга чыгып, юллар төзелеше һәм татар зиратын төзекләндерү буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Барысы да халык мәнфәгате, аларның тормышларын тагын да уңайлырак һәм җайлырак итү өчен. Быел Сабантуй мәйданына өр-яңа юлдан барырбыз, шулай ук Күчкәй Тау микрорайонына, иске Азнакайга, бара торган юлны төзекләндерү эшләрен дә тәмамлау бурычы куелган.
Әлеге мөһим проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, эшләрне сыйфатлы итеп үзвакытында башкаручы Азнакай автомобиль юллары идарәсе коллективына бик зур рәхмәтлебез, ди район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Шулай ук көзгә ремонт таләп ителгән күперне дәтәмамларга уйлыйбыз.
Менә район башлыгы Марсель Зөфәр улы белән бергәләп халык өчен бик тә мөһим проект тормышка ашырыла. Монда светофор да, яктыртылыш та булачак. Уңай шартлар халыкка бик ошар дип уйлыйм. Эшләрне 1 июльгә тәмамлау бурычын куябыз, ди автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равиль Гинатуллин.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!
Җитәкчеләр татар зиратына юнәлделәр. Анда аларны бу өлкәдә җаваплы хезмәткәрләр каршы алды.
Барысы өчен дә зур рәхмәт. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм аның командасының ярдәме белән күп эшләр башкарылды, диләр зират хезмәткәрләре.
Әмма биредә эшлисе эшләр дә шактый әле: сукмакларга асфальт җәю, агачларны кисү һәм башка эшләр. Боларның барысын да акчага гына башкарып чыгу да мөмкин түгел. Әйтик бер агачны кисү өчен генә дә дистәләгән меңнәр таләп ителә.
Зиратлар иң изге урыннарыбызның берсе. Монда бар эш тә матди чыгымнар белән генә бәяләнергә тиеш түгел. Һәр кеше, һәр оешма-предприятие үз өлешен кертсә дә, зур эшләр башкарылачак. Без бу эшләрне башкарырга бурычлыбыз. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган ир-егетләребезгә аерым игътибар булырга тиеш. Тыныч тормышта яшәвебез, сулавыбыз өчен аларга бурычлыбыз, диде район башлыгы.
Зират башлыгы Фәндәс Гәрәев халыкның битарафлыгыннан зарланып алды, бердәм булып, бергәләп өмәләр уздырырга кирәклегенә дә басым ясады.
Киңәшмәдә конкрет бурычлар билгеләнеп, аларны үтәү вакытлары да билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев