Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бармагыз сез әллә кайларга

Соңгы ике ел эчендә мин бер балыкчы дустым белән Азнакай районы Әгерҗе авылына бик еш барам. Монда эшмәкәр Илшат Хәбибуллин ташландык буадан ял итәргә теләүчеләргә искиткеч ял урыны оештырган. Әлеге буа экологик яктан бик чиста урында урнашкан. Сулыкка 2-3 км өстәрәк төрле чишмәләрдән берләшкән инеш агып төшә. Димәк, буаның суы...

Соңгы ике ел эчендә мин бер балыкчы дустым белән Азнакай районы Әгерҗе авылына бик еш барам. Монда эшмәкәр Илшат Хәбибуллин ташландык буадан ял итәргә теләүчеләргә искиткеч ял урыны оештырган.

Әлеге буа экологик яктан бик чиста урында урнашкан. Сулыкка 2-3 км өстәрәк төрле чишмәләрдән берләшкән инеш агып төшә. Димәк, буаның суы да - чишмәнеке. Инеш суын пычратырга мөмкин булган бернинди терлекчелек корылмалары да юк. Монда - сихри табигать. Буа таллар белән уратылган бик матур җирдә урнашкан. Кайбер урыннарда Илшат хәтта җимеш агачлары да утырткан. Ул әлеге буада карплар үрчетә. Кайчан гына килсәм дә, Илшатның һәрчак шушында һәм эш белән мәшгуль булуын күрәм: я ул балыклар ашата, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, я булмаса килгән кунакларны ачык йөз белән каршы ала һәм урнаштыра. Төзекләндерү эшендә аңа авылдашлары һәм лаеклы ялдагылар ярдәм итә. Кичләрен алар бергәләп ял итәләр, балык тоталар.

Буа төрле яктан киртәләп алынган. Төнгә килгән кунакларга махсус вагоннар урнаштырылган. Шулай ук шашлык яратучылар өчен берничә мангал да бар һәм күңелле ял өчен башка уңайлыклар да булдырылган. Монда кешеләр дуслары белән туган көннәр уздырырга дип киләләр. Яңа өйләнешкән парлар да, ял көннәрен күңелле итеп табигатьтә үткәрергә теләүчеләр дә еш килә. Әллә кайда чит илләргә барып та йөрисе юк, безнең үзебездә дә рәхәтләнеп ял итәр урыннар бар икән бит.

Илшат күл буендагы чисталыкка зур әһәмият бирә. Бер төркем яшьләр белән миңа аның шул хакта әңгәмәсен ишетергә туры килде:

- Сез монда ни өчен килдегез?

-Ничек инде, Илшат абый?! Монда ял итүе рәхәт бит!.

- Узганында нигә артыгыздан җыештырмый калдырдыгыз? Мондый хәл тагын кабатланса, башка монда килмәгез!

-Гафу итегез, Илшат абый! Башка кабатланмас.

-Ярар, күңелле яллар сезгә!

Иң мөһиме әлеге әңгәмә ял итәргә килүчеләр алдында булды. Бу сөйләшү яшьләрне куудан бигрәк, тәрбия ысулы иде. Ягъни "Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла"...

Барлык санитар-экологик һәм ветеринар тикшерүләр буаның чиста, ә мондагы балыкның сәламәт булуын күрсәтте.

Илшатның киләчәккә дә планнары бик зурдан. Ул казлар үрчетергә һәм катамараннар белән зур булмаган көймә тукталышы оештырырга тели. Ләкин моның өчен шактый тырышырга: рөхсәт алырга, йөзү өчен куркынычы булмаган шартлар тудырырга кирәк, ди ул.

Шундый игелекле гамәле, искиткеч ял урыны оештырганы өчен Илшатка бик күпләр рәхмәтле. Райондагы башка сулыклар да шундый чиста, төзек хәлдә булса икән ул.

Ял итүчеләр исеменнән: Александр Головин, Франс Хәлилов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бармагыз сез әллә кайларга