Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасының музыка җитәкчесе Азнакайда чәчәк бизнесы ачкан

Дөньяны матурлык коткара, дигән канатлы сүзләр белән, никадәр пафослы яңгырамасын, барыбер килешәсең. Матурлык булган җирдә ялган да, хөсетлек тә, көндәшлеккә дә урын юк. Холкында да ихласлык чагылган Айгөл эшмәкәрлекне матурлык символы - чәчәкләр белән бәйләргә уйлаган. Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Гөлзирә Хаҗи кызының үз балаларында...

Дөньяны матурлык коткара, дигән канатлы сүзләр белән, никадәр пафослы яңгырамасын, барыбер килешәсең. Матурлык булган җирдә ялган да, хөсетлек тә, көндәшлеккә дә урын юк. Холкында да ихласлык чагылган Айгөл эшмәкәрлекне матурлык символы - чәчәкләр белән бәйләргә уйлаган.

Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Гөлзирә Хаҗи кызының үз балаларында милли аһәңнәр, ана теле байлыгы, халкыбыз кыйммәтләренә мәхәббәт тудырып, аларны сеңдереп үстерүе, сүз дә юк, алдагы тормыш-багланышларында да чагылыш тапкан. Лениногорск музыка-педагогик көллиятне тәмамлап, Айгөл районыбызга эшкә кайта. Шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасында эшли, читтән торып Казан мәдәният-сәнгать университетында укый. Аның яшьләргә патриотик тәрбия бирү темасына дипломы "бишле"гә бәяләнә.

Бүгенге көндә Айгөл "Тамчыкай" балалар бакчасында музыка җитәкчесе. Әмма бу аңа бердәнбер көнне үз эшен ачып җибәрергә комачаулык итми. Кечкенәдән әнисенең һәр эштә ярдәмчесе булып үскән Айгөлдән энергия-тырышлык бөркелеп тора. Табигатькә, матурлыкка гашыйклык барыбер үзенекен итә: башта туйларда җырлап, тамада булып йөргән ханым, аларны кешеләр күңеленә хуш килерлек зәвыклы, үзенчәлекле төсмерләр белән бизәү турында да уйлана башлый. Фәрештәләрнең амин дигән чагына да туры килгәндер, дуслары, туганнары ярдәме белән үз кибетен дә ачып җибәрә. Тәвәккәл таш яра, ди безнең халык, күрәсең, конкурентлык көннән-көн җәелгән сәүдә өлкәсендә бу сыйфат аеруча кирәк. Районыбызда эшләп килүче эшмәкәрлеккә ярдәм программасында катнашып, бизнес-планын уңышлы яклый. Айгөл үзенә һәрчак олы таяныч, ярдәмче булган энесе Айдарга бик рәхмәтле. Сүз дә юк, эшмәкәрлек көн белән төнне хисаплатмый, тынгысыз булсаң гына уңышлар яулап була. Әле дә ярый әнисе Гөлзирә үз янында, быел 2 нче сыйныфка барган Камил белән 3 яшьлек Нәзилә өчен таләпчән "укытучы", алыштыргысыз тәрбияче, сөекле әби дә ул. Сабыйлар кечкенәдән җыр-моң, спорт белән шөгыльләнеп, күптөрле мавыгулар белән үсә.

Айгөл гади сәүдәгәр генә түгел, ул һәрчак иҗади эзләнүдә. Һәр вакыйга өчен букетның үз төсмерләре, мәгънәсе булырга тиеш дип саный ул. Аларның махсус каталогын да булдырган. 10 процент ташламалы дисконтлы карта шулай ук сатып алучы файдасына. Букетларны заказ белән китертү - бушлай. Әнә шулай сатып алучыга отышлы якларны эзләмәсәң, уңайлыклар тудырмасаң, әлбәттә, киңәя дә, конкурентлык шартларына да җайлаша алмыйсың.

- Сатып алучының теләге, фикере - безнең өчен закон, - ди әңгәмәдәшем мөлаем елмаеп. - Безнең кибеттә барсы да шуңа корылган. Чәчәк бәйләмнәре, туйлар, тантаналар өчен кирәк-яраклар, аларны бизәү эшләреннән тыш, канцтоварлар, кул эшләре өчен кирәк-яраклар тәкъдим итәбез. Бездән берәүнең дә буш чыгып киткәне юк.

Айгөл шәһәребездән читтә яшәп, әти-әниләрен, якыннарын бәйрәмнәр, туган көннәре белән котлый алмаган якташларыбызга да ярдәм итү юлын тапкан. Аларның сорау-заказлары буенча да хезмәт күрсәтәләр, ягъни туганнары, балалары исеменнән тәбрикләүләр оештыралар. Кабинетлар, залларны, тантана үтәсе урыннарны бизәү - барсы да зәвыклы, клиентның күңеленә хуш килерлек итеп эшләнә.

Шәһәребезнең Хәсәнов урамы, 29 нчы йортта урнашкан "Чәчәкләр" кибетенең тәүлек әйләнә хезмәт күрсәтүен дә әйтергә кирәк, димәк, якыннарыгызны сөендерергә беркайчан да соңга калмыйсыз.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасының музыка җитәкчесе Азнакайда чәчәк бизнесы ачкан