Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның янгынчылар десанты “Каенкай” һәм “Бөркеткәй” лагерьларына төште

Җәй көне балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Шуңа да җәйге лагерьларны аеруча күзәтү астында тотабыз. Бу көннәрдә янгынчылар "десанты" "Каенкай" һәм "Бөркеткәй"гә төште. 24 нче янгын часте һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре биредә балалар өчен куркынычсызлык дәресләре уздырды. Алар бәла-каза була калса, ничек итеп янгын сүндерүчеләрне...

Җәй көне балаларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәвенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Шуңа да җәйге лагерьларны аеруча күзәтү астында тотабыз. Бу көннәрдә янгынчылар "десанты" "Каенкай" һәм "Бөркеткәй"гә төште. 24 нче янгын часте һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре биредә балалар өчен куркынычсызлык дәресләре уздырды.

Алар бәла-каза була калса, ничек итеп янгын сүндерүчеләрне чакырырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәттеләр. Нәниләр дә янгын сүндерүче абыйларына: "Песи, этне, әби-бабайны янгыннан ничек коткарырга?" кебек сорауларны яудырдылар гына. Әле өйләрендә янгын сүндергечләре дә бар һәм алар аны тотып карап, ничек файдаланырга кирәклеген дә өйрәнгәннәр икән.

Очрашу вакытында да балалар ул җайланма белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәнделәр. Лагерьда эшләүче хезмәткәрләр, тәрбиячеләр дә янгын краннары, ут сүндергечләреннән файдалану күнекмәләрен кабатладылар. Ул арада янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте һәм ут "аҗдаһасына" каршы көрәштеләр. Малайлар һич сынатмый ут сүндерүчеләрнең авыр киемнәрен дә киеп йөрделәр, елан кебек еракларга боргаланып су сиптергән заманча җайланманы да кызыксынып күзәттеләр. Ә соңыннан, рәхмәт әйтеп, янгынчыларның тагын да килүен теләп калдылар. Менә шундый файдалы очрашулар ешрак булып торса, "кызыл әтәч" бу тирәгә якын да килмәс әле.

24 нче янгын сүндерү часте мәгълүмат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның янгынчылар десанты “Каенкай” һәм “Бөркеткәй” лагерьларына төште