Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Тамчыкай” балалар бакчасында театр яраталар

Соңгы елларда халкыбызның рухи дөньясына, мәдәниятына, татар телен үстерүгә игътибар артты. Без дә 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында "Әбием әкиятләре" дигән театр түгәрәге оештырдык. Ул балаларны сихри дөньяга алып керә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук сөйләм телен үстерүдә, актерлык осталыгына өйрәтүдә, кыюлык сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә. Түгәрәккә 15 бала...

Соңгы елларда халкыбызның рухи дөньясына, мәдәниятына, татар телен үстерүгә игътибар артты. Без дә 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасында "Әбием әкиятләре" дигән театр түгәрәге оештырдык. Ул балаларны сихри дөньяга алып керә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук сөйләм телен үстерүдә, актерлык осталыгына өйрәтүдә, кыюлык сыйфатларын тәрбияләүдә ярдәм итә.

Түгәрәккә 15 бала йөри. Сәхнәләштерү өчен балалар хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән: "Чукмар белән Тукмар", "Шалкан", "Йомры икмәк" һ.б.

Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, костюмнарны, маскаларны әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар да зур өлеш кертә.

Театр аша үзебезнең ана теле - татар телен өйрәнү дә үрелеп бара. Балалар авазларны дөрес әйтергә, чиста татарча сөйләшергә, җөмләләрне бер-берсенә бәйләп, яттан сөйләргә өйрәнәләр.

Гүзәл Миннеханова, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев