Азнакайның Сәпәй авылы халкы иске сырхауханә бинасын саклап калу ягында
Икътисади сәясәт ничек кенә катлаулы булмасын, авылларыбыз шулай да заманадан калышмый яңа сулыш, омтылышлар белән яшәргә тырыша. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева. - Фәния Галимҗановна, авыл тормышын көн дә кирәк булган су, ут, газдан башка күз алдына китереп булмый, сүзне әүвәл шулардан башлыйк әле... - Безнең...
Икътисади сәясәт ничек кенә катлаулы булмасын, авылларыбыз шулай да заманадан калышмый яңа сулыш, омтылышлар белән яшәргә тырыша. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева.
- Фәния Галимҗановна, авыл тормышын көн дә кирәк булган су, ут, газдан башка күз алдына китереп булмый, сүзне әүвәл шулардан башлыйк әле...
- Безнең Сәпәй авылында да яшәешнең төп хаҗәте булган су белән тәэмин ителеш игътибар үзәгендәге мәсьәлә. 2011-12 елларда 7 километр 800 метр арада пластик суүткәргеч салынды. Су җыйдыруга 2 резервуар алып кайтып урнаштырылды. Аларга скважиналарны тоташтырып, әйләнә-тирәләрен санитария-гигиена таләпләре кушканча төзекләндереп, әйләндереп алдык.
Билгеле, мондый күләмле эшләр вакытында авыл урамнары торышы ямьсезләнеп, начар хәлгә килгән иде. Узган ел җирле бюджет хисабыннан һәм район ярдәме белән урамнарга 180 машина вакташ җәелде. Бу эш быел да дәвам итә, рәткә китерәсе урамнарыбыз бар әле.
Чишмәләр дә су чыганагы. Җирлегебездәге 4 чишмә дә районның оешма-предприятиеләренә беркетелде. Һөнәри лицей коллективы Зур чишмәне бик яхшылап чистартып, матурлап куйды. Зариф һәм Мирас чишмәләренә дә шундый игътибар булыр, дип өметләнәбез.
Авыл янәшәсендәге буа арендага бирелгән. Аның дамбасы һәм гидротехник корылмасы авыл биләмәсе карамагында. Ул авария хәлендә булганлыктан, инвентаризация үткәреп, капиталь ремонтлауга федераль программага керттек. Хәзер биредә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Авыл янәшәсендәге күлнең дә төбен чистартып, су җыю урыны ясау турында карарга киленде.
Урам утларын экономияле режимга күчерүгә безнең авыл биләмәсе районда беренчеләрдән булып алынган иде. Янәдән ревизия ясап, менә шул саклык хисабына өстәмә 20 яктырткыч урнаштырдык. Мачаклыбашта алар яктылыкдиодлы яңа төрләргә алыштырылды.
- Әлбәттә, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, берләрен төзи, яңарта торасың, икенчеләре туза, искерә бара, барсы да чыгым сорый, биләмә бюджетын гына җиткерә торган түгел, шулай бит?
-Сүз дә юк. Төрле юлларын эзләргә туры килә. Район җитәкчелегенең дә ярдәмен даими тоябыз. Узган ел авыл халкы белән очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин клуб түбәсен ремонтлауда ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән иде.
Ничә еллар су агып утырган түбәгә, ниһаять, ремонт үткәрелде. Хәзер инде аның тәрәзәләрен алыштыру, җылылык челтәрен яңарту буенча эшләр алып барабыз. Әлбәттә, ярдәм итәрләр әле, дип өметләнеп кенә дә булмый. Булдыра алганны үзебез дә башкару ягын карыйбыз. Өмәләр уздырып зиратыбызны коймаладык, корыган агачларын кисеп, чүптән арындырдык. Мәчеткә быел су керттек, ихатасына таш җәйдек, агачлар утырттык.
Бу эшләрдә яңа хәзрәтебезнең улы - ЛУТРның Азнакай филиалы җитәкчесе Айрат Хөсәеновның ярдәме зур булды.Авыл халкы белән уздырылган референдумда үзара салым акчасын юлларны төзекләндерүгә тоту турында карарга килдек. Янгын депосын яңарту да чыгымнар сорый.
- Сәпәйдә район тарихы өчен кадерле сырхауханә бинасы бар. Сез аны саклап калу ягындадыр бит?
- 1912 елда ук төзелгән, җирлегебез тарихында үз йөзе, әһәмияте булган бу бина һичшиксез сакланырга тиеш. Ни кызганыч, ул бүген бик искергән, таркалу хәлендә. Аның язмышын хәл итү мәсьәләсен Татарстан Мәдәният министрлыгына да җиткердек. Уңай хәл ителеренә өметләнәбез.
- Ниятләрегез изге, куйган максатларыгызга ирешергә язсын!
Лиза Нурлыева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев