Азнакайның мәгълүмати-методик үзәк директоры: "Кешеләрне рухландырып, үз артымнан ияртә алам"
Мине киңкырлы шәхес булган хатын-кызлар сокландыра. Гаилә мәшәкатьләре өстенә нәфис иңнәренә җәмгыятьнең башка йөкләрен дә салып, аны лаеклы тарта алу батырлыкка тиң. Бүгенге әңгәмәдәшем әнә шундый гүзәл затларның берсе, азнакайлыларның күпчелегенә яхшы таныш - Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Лилия Әхмәдишина. -Лилия ханым, Сез озак еллар мәгълүмати-методик үзәкне җитәклисез, болар...
Мине киңкырлы шәхес булган хатын-кызлар сокландыра. Гаилә мәшәкатьләре өстенә нәфис иңнәренә җәмгыятьнең башка йөкләрен дә салып, аны лаеклы тарта алу батырлыкка тиң. Бүгенге әңгәмәдәшем әнә шундый гүзәл затларның берсе, азнакайлыларның күпчелегенә яхшы таныш - Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре Лилия Әхмәдишина.
-Лилия ханым, Сез озак еллар мәгълүмати-методик үзәкне җитәклисез, болар өстенә - иҗтимагый совет рәисе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе, иҗади укытучыларның республика ассоциациясе әгъзасы. Бу өлкәләрнең һәрберсе бик җаваплы. Барысына да ничек җитешәсез?
-Бар читтән күзәтүчеләр, бар тормыш эчендә кайнап яшәүчеләр. Мин үземне икенчеләр рәтенә кертәм. Вакыйгалар агымында булу, Азнакаебызның матур киләчәге өчен җан атып яшәү минем өчен күпкә кызыклырак.
-Сез мәктәпне медальгә тәмамлагансыз, институтта бик яхшы укыгансыз. Зур шәһәрләрне яулау мөмкинлеге була торып, кечкенә Азнакайга нәрсә тартып кайтарды?
-Студент елларын - колхозда, төзелеш отрядында эшләүләрне, фольклор экспедицияләрне искә төшерәм дә, холкымның кайда чыныгуы турында уйлап куям. Ни өчен педагогик биографиям башланган Ярослав гимназиясендә укытучы яки пединститутта фәнни хезмәткәр булып калмадым? Казан пединститутында аспирантура тәмамлаганнан соң галим булып китү мөмкинлегем дә бар иде. Боларга Россия мәгариф академиясе тәҗрибәсе буенча уңышлы эшем, икътисад һәм манчестер университетының югары мәктәбендә магистр программасы буенча алган белемемне дә өстәсәң... Туган Азнакаема кайткач, хуҗабикә булып, иремне, кызымны көйләп нигә өйдә генә утырмаска иде? Бәхет өчен бу да әз түгел, минемчә. Юк, мин хатын-кыз иң кимендә Дәүләт Думасы депутаты булырга тиеш дип әйтмим. Әмма үз дөньяма гына бикләнеп яшәү холкыма хас түгел.
-Кеше кайчан лидерга әверелә?
-Барысына да кечкенәдән нигез салына. Мәктәп елларында кызыксынуым мине Пионерлар йорты каршындагы "Факел" штабына алып килде. Остазыбыз Зөлфия Шакирова безне районның һәм республиканың танылган җитәкчеләре белән таныштырды. Штабта мөһим социаль күнекмәләр алдык, үз-үзебезгә ышаныч тәрбияләнде, тугры дуслар таптык. Тормыш "факел"чыларны дөнья буйлап сипсә дә, бүгенгәчә бер-беребез белән араны өзмибез. Тормышымны тамырдан үзгәртерлек кешеләрне очрата алуым белән дә бәхетлемен. Әнием Роза Әхмәдишинага бик рәхмәтлемен. Анатолий Байков, Владимир Соколов, Роза Галеева... Саный китсәң, күп андый кызыклы кешеләр язмышымда.
- Ныклы структура төзер өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк дип исәплисез?
- Мәхәббәт. Укуны, эшеңне, кешеләрне ярату. Ирешелгәннәрдә туктап калмау, максатыңа омтылу.
- Сезне быел "Ел хатын-кызы" бәйгесенә тәкъдим иттеләр. Анда нинди кичерешләр һәм өметләр белән катнашасыз?
-Кайсы гына конкурсны алма, ул - үз көчеңне сынау мөмкинлеге һәм аннан баш тартырга ярамый. Мин үз көчемә һәм мөмкинлекләремә ышанам. Мартин Лютер Кинг әйткәнчә, юлны тулысы белән ачык күрмәсәгез дә, беренче адымны ясарга кирәк. Мин конкурс комиссиясенә документлар папкасын тапшырып, беренче адымымны ясадым. Һәр кеше кабатланмас, үзенчәлекле. Үземне дә шундый дип уйлыйсым килә. Үҗәтлегем, юмор хисем җитәрлек. Табигатем буенча мин - лидер, шуңа күрә кешеләрне рухландырып, үз артымнан ияртә алам.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев