Азнакайны чүп-чардан арындыруда 1000гә якын кеше катнашкан
Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә... Таңсылу САНИЕВА Быел да, карлар бераз гына эрүгә, бик күпләр үзләренең йорт тирәләрен, ишегалларын чүптән арындырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Җирлегебездә 11 һәм 12 апрель көннәрендә шаулап-гөрләп...
Бездә күптәннән инде шундый традиция яши: яз җиткәч һәркем шәһәрләребез һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә...
Таңсылу САНИЕВА
Быел да, карлар бераз гына эрүгә, бик күпләр үзләренең йорт тирәләрен, ишегалларын чүптән арындырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Җирлегебездә 11 һәм 12 апрель көннәрендә шаулап-гөрләп шимбә өмәләре үтте. Хезмәт коллективлары, ТСЖ вәкилләре шәһәрнең кайбер урамнарын ялт иттереп чистарып куйды.
Шунысы гына күңелне борчый: шәһәрдәшләребезнең бик азы гына җыештыру өмәләренә кушыла. Узган атнада да аларның күбесе башкалар эшләгәнгә риза булып, өмәчеләрне балконнан, тәрәзәдән генә күзәтте...
Чүп мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Шәһәр үзәгендә дә, читтә дә тирә-як мохиткә битарафлыгыбызга юлыгасың. Урамнарга ул кадәр тәмәке кабы, тәмәке төпчекләре, конфет кәгазьләрен кемнәр генә ташлап бетерде икән?!
Уйлап тормыйбыз шул, кулдагы капмы, шешәме, тәмәке төпчегеме - җиргә ташлыйбыз. Иң гади кагыйдәләрне үтәп, тирә-ягыбызны чиста тотмагач, шимбә өмәләре үткәрүдән ни файда? Чүп җыюны торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре җилкәсенә генә аударып калдыру һич урынлы түгел.
Узган атнада авылларда да эшләр гөрләде. Дүшәмбе киңәшмәсендә Илбәк, Югары Стәрле авыл җирлекләрен күпләргә үрнәк итеп куйдылар.
- Шимбә көнне мәктәп укучылары белән юл кырларын чистарттык. Гомумән, җирлектә өмәләр яз, җәй, көз айларында тынып тормый, үзебез яшәгән җирне һәрчак җыештырабыз. Тирә-ягыбыз матур, төзек булса, үзебезгә дә күңелле бит! Өмәләрдә авыл халкы актив катнаша. Карлар эрүгә, барсы да үзләренең ишегалларын җыештырып куйдылар. Бары тик яшьләр генә булдырылган матурлыкны бозмасыннар иде, авылыбыз - безнең урак йортыбыз, - ди Югары Стәрле авыл җирлеге башлыгы Дамир Төхбәтуллин.
Әйе, җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста дип әйтәләр бит. Яшәгән җиребез чиста, уңайлы булсын өчен күмәк көч куеп, бер-беребез хезмәтенең кадерен белеп, кадерләп сакласак иде!
Илкүләм үткәрелүче өмәләргә актив кушылып, 19 апрельдә барыбыз да шимбә өмәсенә чыгыйк. Оешма-предприятиеләрдә, үзебезнең урам, ишек алларында, паркларда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында тәртип урнаштырыйк, һәммә җир балкып, "көлеп" торсын!
Административ комиссия рәисе Расих Шәкүров:
- Йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсез төзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга җәза каты булачак. Закон бозганнарга карата административ чаралар күрү каралган: гражданнар - 2-3,5; вәкаләтле затлар - 15-30; юридик затлар 200 дә алып, 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
САН
Узган атнада шәһәрне чүп-чардан арындыруда 1000гә якын кеше катнашкан, 10 транспорт берәмлеге җәлеп ителеп, 450 метр кубтан артык чүп түгелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев